Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәлки авыл җирлегендә фанфуриклар саталармы?

    Мәлки авыл җирлеге чагыштыр­мача зур, анда 942 кеше гомер кичерә һәм ул Байморза, Кыр Буасы, Иске Буа авылларын да үз эченә ала. Җирлектә яшәүчеләрнең 119ын пенсия яшендәгеләр тәшкил итә, авыл хуҗалыгы тармагында - 101, төрле оешмаларда хезмәт куючылар - 85, читкә китеп эшләүчеләр саны -116.

    Авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов чыгышыннан күренгәнчә, авыл кешеләре мал асрап яши, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә күп. 2015 елда шәхси хуҗалык­ларга сөт сатудан җиде миллион сумнан артыграк акча керсә, былтыр ул тугыз миллион сумнан артып киткән. Сыерларның баш саны артса, бу күрсәткеч тагын да үсәчәк. Монда да халык өчен файдалы эшләр шактый күп башкарылган, күп очракта үзара салым акчасы кулланылган. Бу эшләрне тормышка ашыруда катнашучыларга рәхмәт сүзләре еш яңгырады. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районда алып барылган вәзгыять турында сөйләп, халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Авылда фанфуриклар сату очраклары турындагы фикер яңгырагач, башкалар да аны хуплады. Иркутск шәһәрендә сиксәнгә якын кешенең гомерен алып киткән фанфуриклар, ягъни, составында төрле спиртлы сыекчалар тутырылган шешәләр сату очракларын ачу буенча полициянең участок уполномоченные Наил Камаловка да, авыл җирлеге башлыгына да җитди таләп куелды. Моңа карата Альберт Рәхмәтуллин үзенең кискен ризасызлыгын белдерде һәм аны сатучыларның эзенә тиз арада төшү бурычын куйды.
    - Кибетләрдән ирләребезгә бурычка аракы яздырып бирүне туктатсыннар иде, зинһарлап сорыйм, - дип күз яшьләре аша үтенечен белдерде бер ханым. - Бурычка балаларга дип азык-төлек сорасалар бер хәл, юк бит, шул барлы-юклы акчага да аракы алалар.
    Район прокуроры Руслан Заһретдинов, фанфуриклар сату очракларын ачыклау буенча эш алып барачакларын әйтеп, бурычка хәмер сатуга карата да үз фикерен белдерде.
    - Эчүчелек мәсьәләсе кискен тора, узган ел районда вафат булган кешеләрнең яртысы исерткеч эчемлекләр кулланудан үлгән дип курыкмыйча әйтә алам, - диде ул. - Фанфурикларны бүген кибеттә дә сатырга ярамый. Иркутск шәһәрендәге вакыйгалардан соң аларның барысын да сатуны тый­дылар. Шуңа да хәзер кибеттә дә, аерым кешеләрдә дә бернинди дә фанфуриклар сатылырга тиеш түгел. ЕГАИС системасы кертелгәч, кибеттә спиртлы эчемлекләрне бурычка сатып булмый, шуңа да бу мәсьәләгә дә ачыклык кертербез. Үзегезне борчыган сораулар белән прокуратурага мөрәҗәгать итә аласыз, мин сезне игътибар белән тыңларга әзер.
    2017 елда да җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне үзара салым акчасына хәл итәргә җые­налар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: