Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәлки авылында гасыр яшьтәше гомер итә

    Якын туганым 2015 елның 13 гыйнварында 96 яшьлеген каршы алырга җыена. Хәзер Мәлки авылында яшәүче Малова (Ежова) Евдокия Василий кызы 1919 елда Хуҗа Хәсән авылында дөньяга килгән. Бу бик авыр чорлар булган, чөнки илдә Гражданнар сугышы барган. Аның авырлыклары безнең туган ягыбызны да читләп үтмәгән. Сугыш тәмамланганчы ук моңа кадәр...

    Шушы ачлык елында апаның әтисе Василий Федорович Ежов, сәүдәгәр (купец) буларак, авылдашларына Украинадан ашамлык алып кайту максаты белән авылдан чыгып китә. Әмма изге нияте тормышка ашмый кала: юлда һәлак була. Тормыш иптәше Наталия ике яшьлек бала белән тол кала. Евдокия апаның әтисе Василий минем әни белән бертуган, ягъни минем әнинең энесе.

    Ирен яшьли югалту кайгысын авыр кичерә Наталия Петровна. Әмма тормыш дәвам итә, ул 1924 елда дүрт яшьлек баласы белән Дмитрий Даниловка кияүгә чыга. Монысы инде минем әти белән бертуганның малае була. 1925 елда Евдокиягә иптәшкә энесе Иван дөньяга килә. Яшьлекләре катлаулы авыр чорларда уза аларның. Евдокия Васильевна, туган авылында 4 сыйныфлы мәктәпне тәмамлап, Мәлки җидееллык мәктәбендә укый. Белемгә омтылышы зур булган кыз соңыннан Буа шәһәрендәге педагогия училищесына укырга керә.

    - Анда ике ел укыганнан соң, безне, яп-яшь кызларны, хәрби әзерлек узу өчен Тәтеш шәһәренә өч атнага лагерьга җибәрделәр. Килеп төшүгә хәрби киемнәргә киендереп, противогаз һәм мылтык тапшырдылар. Безнең илебездә ул чорда булачак дошманнарга каршылык күрсәтү, аларны җиңеп чыгу өчен байтак укулар һәм өйрәнүләр оештырылды. Мылтыктан атып, «Ворошиловский стрелок» дигән значокка да лаек булдык, һава һәм химия оборонасына каршы (ПВХО) һәм ГТО нормаларын да уңышлы тапшырдык, - дип искә ала ул елларны Евдокия апа.

    Ә инде училищены тәмамлагач, яшь белгечне Әлки районына укытырга җибәрәләр. Ул анда 1938-1942 елларда эшләгән. Дәһшәтле сугышның икенче елында Мәлки авылында чит төбәкләрдән эвакуацияләнгән балалар өчен Ятим балалар йорты оештырыла. Бу авыр чорларда Евдокия апа күзләрен сары сагыш баскан шул балаларның тәрбиячесе булып эшли.

    - 1942-1954 елларда яшәде ул балалар бездә. Иң беренче булып Белоруссиядән 25 ятим баланы кабул итеп алдык. Соңыннан төрле шәһәр-авыллардан 60 сабыйны кабул иттек. Ашау ягы бөтен илдәге кебек начар, кием җитешми, тәрбиячеләр гел хатын-кызлар гына,ирләр фронтта. Без ул ятимкәйләрне кызганып, авызыбыздан өзеп ашаттык. Авылдашлар да, үзләренең ачлы-туклы яшәүләренә карамастан, булган барлы-юклы ризыкларын китерә иде. Качып китүче үсмерләр дә булды, кайберләрен Канаш тимер юл станциясендә тотып, яңадан алып кайта идек», - дип сөйли Евдокия апа.

    Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, фронттан ирләр кайта башлый. Мәлки авылында 1914 елда туган Иван Григорьевич Малов та туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Евдокия апа 1947 елда яраткан кешесе Иван Маловка кияүгә чыга. 1961нче уку елында аларны Кече Кайбыч авылындагы дүрт еллык мәктәпкә җибәрәләр. Иван Григорьевичны директор, ә Евдокия Васильевнаны укытучы итеп. Алар шушы мәктәптә пенсиягә чыкканчы 1973 елга кадәр намус белән эшләделәр, бик күп Мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Бу авыл халкы аларны әле дә сагынып искә ала. Тырышлыклары, зыялы булулары белән халык арасында зур абруй казаналар.

    Кызганыч, бер-берсен яратып яшәгән Маловларның матур, тигез һәм сөенечле тормышлары 1994 елның 5 июлендә өзелә. Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Григорьевич 80 яшендә бу якты дөнья белән саубуллаша.

    Евдокия апа берсеннән-берсе уңган, акыллы кыз-уллары Валентина, Валерий, Алексей һәм Григорий белән чиксез горурлана. Аларның барысының да үз гаиләләре бар. Кадерләп үстергән газиз әнкәләрен кадер-хөрмәткә төреп яшиләр. Сугыш чоры авырлыкларын күргән, илгә Бөек Җиңү көнен якынайткан, озак еллар буена балаларга белем һәм тәрбия биргән асыл туганым Евдокия Маловага гасыр яшьтәше булырга язсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: