Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәлки авылының игелекле кешесе

    Һәркемгә мәгълүм булганча, Мәлки авылында күрер күзгә күркәм булган часовня төзелә. Күптән түгел, Аллаһы Тәгалә кушуы буенчадыр күрәсең, бу дөньяда күпне күргән гаҗәеп шәхес белән очрашырга насыйп булды. Ул - Мәлки авылында туып-үскән кеше, сугыш ветераны, Бөек Ватан сугышы һәм Хәрби Дан ордены кавалеры, часовня төзелешенең спонсоры - Валерьян Ильяков....

    Әлеге кешенең язмышы чет­рекле һәм киңкырлы. Үзе турында кыскача һәм тыйнак кына менә ниләр сөйләде ул миңа. Мәлки җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Кайбыч районы хәрби комиссариатында писарь булып эшли. 1942 елның октябрендә комиссариатка хәрби училищега укырга керүчеләрне җыю турында разнарядка килә. Валерьян Павловичның фронтка китәсе килә, ләкин әтисе 1937 елда репрессияләнү сәбәпле, аның гаризасы кире кагыла. Шулай да ул үз фикерендә нык тора. Шушы ук вакытта военкомат каршында фронтка китүчеләр группасы туплана. Валерьян Ильяков әлеге группа белән китә, дөресрәге, аларны Владимир шәһәрендә куып җитә. Бу вакытта аңа 17 яшь була.
    1942-1943 елларда ул - Владимир шәһәрендәге 193нче запас укчылар полкы кызылармия­чесе. 1943 елның мартыннан сентябренә кадәр кызылармияче, Павлопосад шәһәрендәге 25 нче укыту полкы каршындагы полк мәктәбе курсанты була. 1943 елдан 1944 елның гыйнварына кадәр Валерьян Павлович - өченче Белоруссия фронтындагы 159нчы укчылар дивизиясенең взвод командиры ярдәмчесе. 1944 елның гыйнварыннан маена кадәр шул ук фронтның 251нче укчылар дивизиясе разведчигы. Майдан алып ноябрьгә кадәр язмамның герое 277нче укчылар дивизиясендәге 850нче полкының беренче батальонының разведка взводы командиры була. Валерьян Ильяков җиңүне Кенигсберг шәһәрендә каршылый. Якташыбыз өч тапкыр яралана һәм, ул вакыттагы шартлар буенча, демобилизацияләнә. Ул күпсанлы бүләкләргә лаек була: өченче дәрәҗәдәге Дан ордены, беренче дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены һәм 21 медаль белән бүләкләнә.
    Язмыш аны төрле кешеләр, танылган шәхесләр белән таныштыра. Сугыштан соң, 1947 елда тукыма промышленносте министрлыгы каршындагы товар белгече курсларын, ә 1961 елда Мәскәү сәүдә техникумын тәмамлый. Алга таба Мәскәү өлкәсендәге урман хуҗалыгы начальнигы урынбасары була. Аның аучылык хуҗалыгында да эшли, ул чагында Леонид Брежнев белән даими очрашып тора. СССРның Министрлар Советы рәисе Георгий Маленков та Ильяковлар гаиләсе белән, биг­рәк тә Валерьян Павловичның әнисе - Анастасия Георгиевна белән таныш була. «Металлопласт» Мәскәү җитештерү берләшмәсенең генераль директоры урынбасары булганда Ильяков Юрий Лужковны шәхсән белә. Ул СССРның легендар Герое Иван Черняховскийны, СССР маршалы, бишенче армия белән, соңрак стратегик максаттагы ракета гаскәрләре белән командалык иткән Николай Крыловны күреп белгән. Киң күңелле якташыбыз Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның ике Рәхмәт хатына һәм ике башлы бөркетле чәй сервизына лаек була.
    Валерьян Ильяковка туганнарын, шул исәптән бердәнбер улы Рузвельтны да югалту ачысын татырга туры килә. Сталинградны азат иткәннән соң нәкъ менә Франклин Рузвельтның беренче булып Сталинны котлау вакыйгасы аның күңеленә сеңеп кала. Улына исемне шул хөрмәткә куша.
    Хәзер Валерьян Павловичка 92 яшь, төз гәүдәле, хәтере яхшы, тешләре дә үзенеке. Искиткеч! Җиңү көнендә орден һәм медальләр тагылган костюмын кия ул.
    Алдарак әйтеп үткәнемчә, Валерьян Ильяковның әтисе репрессиягә эләгә. 1937 елда ялган донос аркасында Акрымовлар, аерым алганда минем бабам Александр Акрымов һәм аның дүрт абыйсы кулга алынгач, бу гаделсезлеккә алдынгы карашлы, прогрессив, акыллы һәм сәләтле мәктәп директоры Василий Иванов - Валерьян Павловичның абыйсы каршы чыга. Аны да, алга таба Ильяковның әтисе Павел Васильевичны да халык дошманы дип кулга алалар. Алар барысы да 1937 елның 1 ноябрендә атып үтерелә. Соңрак акланалар, ләкин инде аларны кайтарып булмый. Валерьян Павловичның әнисе, минем әбием Мария Ивановна һәм башкаларның хатыннары озак еллар "халык дошманы хатыны" исемен йөртте.
    Валерьян Ильяковның бөтен нияте - нахаксызга рәнҗетелгәннәр, кыерсытылганнар һәм лаексыз онытылганнар турында истәлек калдыру. Алар кире кайтмас, мәңгелектә рәхәтлектә булсыннар иде.
    R.S. Часовня төзелешен алып барган авылыбызның данлыклы егете Николай Кошкинның да исемен атыйсым килә. Аның эшләренә бездән мактау булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: