Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мәлки җирлегендәге тормышка күрше Республикада яшәүчеләр дә соклана

    Байморза, Кыр Буасы, Иске Буа авылларын да үз эченә алган Мәлки авыл җирлегендә халык җыены бара. Микрофон алдында җирлекнең ветераннар Советы рәисе Владимир Лебедев чыгыш ясый. Ул үзе сугышчы-интернационалист, хәрби бурычын Әфганстанда үтәп кайткан.

    - Җәйге көннәрнең берсендә олы юлдан узып барганда сугыш ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янында ниндидер кешеләр йөрүенә игътибар иттем. Ә юлда чит регионнан килгән машина туктаган. Болар иртә таңнан монда нишләп йөриләр икән дип, яннарына бардым. Күрше республикада яшәүче кешеләр булып чык­ты алар, - диде Владимир Лебедев. - "Сездә яши беләләр икән, гап-гади авылга әнә ничек матур итеп мәдәният йорты төзеп куйганнар, ә һәйкәл карап туймаслык, янында пушкасы да бар. Авылыгыз да чис­та, йортлары матур, төзек. Шуңа кызыгып туктадык", - диде арадан берсе. "Соң, Бөек Җиңүнең 70 еллыгында сездә дә һәйкәлләрне төзекләндергәндер бит", - дип сорыйм. Җаваплары кыска булды: "Юк шул, бездә бу дәрәҗәгә җитмәделәр әле".
    Әлеге кешеләр Мәлкидә генә түгел, ә Кайбычның барлык авылларында да үзара салым акчасына яңартылган һәйкәлләрне, Хөкүмәт ярдәме белән төзелгән берсеннән-берсе матур биналарны, йортларны, өр-яңа кебек итеп төзекләндерелгән мәктәпләр, балалар бакчаларын күрсә, бөтенләй гаҗәпләнерләр иде әле. Татарстанны юкка гына башка төбәкләргә үрнәк итеп куймыйлар шул, ә социаль юнәлешле программалар бөтен респуб­лика шәһәр-районнарын, шул исәптән безнең Кайбычны да колачлый. Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов 2015 елда планга кертелгән эшләрнең ни дәрәҗәдә үтәлеше һәм 2016 елга билгеләнгән бурычлар буенча сөйләгән чыгышында да ачык сизелде ул. Былтыр халык соравы буенча Мәлкинең Комаров урамында су юнәлешен үзгәрткәннәр, чөнки язгы ташкыннар вакытында монда һәм Волков урамнарын су баса торган булган. Комаров һәм Урман урамнарына вак таш түшәлгән, баганаларда утлар яна. Яңа Буадагы 185 метр озынлыктагы юл да үзара салым акчасына төзелгән. Язгы-көзге пычракларда Мәлки зиратына көч-хәл белән барып җитсәләр, үзара салым бу проблеманы да хәл итәргә ярдәм иткән: 465 метр юл салганнар. Башка матур эшләре дә бар. Аннан алдагы елларда мәктәпкә, балалар бакчасына ремонт ясалган иде. Кибетләр эшли. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында халыкка медицина ярдәме күрсәтергә әзер торучы фельдшерлары бар. Фермада нәтиҗәле хезмәт бара.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Руслан Заһретдинов, райондагы башка оешмалар җитәкчеләре катнашында узган бу җыелышта проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Урыннан яңгыраган бер генә сорау да җавапсыз калмады. Әйе, район башлыгы хаклы: Мәлки төбәге өчен соңгы елларда аеруча зур эшләр башкарылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: