Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Мәлкидә әфганчы истәлегенә узган көрәш ярышы призерлары

Мәлки күпфункцияле үзәгендә Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча чираттагы ярыш үтте. Биредә аларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, әфганчылар Валерий Поляков, Геннадий Михайлов сәламләде, һәр катнашучыга уңышлар теләделәр. Әлеге бәйгедә районның җиде мәктәбеннән 60 яшь көрәшче катнашты. Кискен көрәштә авыл җирлекләре командалары арасында Валерийның якташлары – Мәлки командасы җиңү яулап, күчмә кубокка ия булды (рәсемдә). Узган елгы бәйге җиңүчесе – Кече Мәме командасы икенче, Чүти авыл җирлеге командасы өченче урында. Мәктәпләр командалары арасында Мәлки – беренче, Кошман – икенче, Иске Тәрбит – өченче урында.

Шәхси беренчелектә призлы урыннарны яулаучылар: 
Укучылар
27 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Илназ Гыйрфанов (Кошман).
2 урын – Илназ Гарифуллин (Кошман).
3 урын – Николай Николаев (Иске Тәрбит).
30 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Виктор Курвичев (Иске Тәрбит). 
2 урын – Эдуард Давыдов (Кече Мәме).
3 урын – Сергей Устимов (Олы Подберезье).
35 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Виктор Самарский (Кече Мәме). 
2 урын – Илсаф Саттаров (Кошман).
3 урын – Азат Дәүликамов (Кошман).
40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Николай Рябчиков (Мәлки).
2 урын – Динар Хәбибуллин (Мәлки). 
3 урын – Петр Николаев (Иске Тәрбит).
45 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Инсаф Низаметдинов (Тәтеш Кадет мәктәбе).
2 урын – Николай Иванов (Олы Подберезье). 
3 урын – Иван Маланьев (Мәлки).
50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Алмаз Закиров (Кошман).
2 урын – Дмитрий Зыков (Иске Тәрбит). 
3 урын – Дмитрий Чекмарев (Олы Подберезье).
55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Марсель Гурьянов (Мәлки). 
2 урын – Николай Качушкин (Чүти). 
3 урын – Никита Маланьев (Мәлки). 
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Данил Губеев (Мәлки). 
2 урын – Владимир Синягин (Кече Мәме). 
3 урын – Айназ Саттаров (Кошман).
65 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Радик Федоров (Чүти). 
2 урын – Даниил Владимиров (Иске Тәрбит). 
3 урын – Никита Иванов (Олы Подберезье).
65 килограмнан югары үлчәү авырлыгында
1 урын – Илья Маланьев (Мәлки). 
2 урын – Александр Серебряков (Чүти).
3 урын – Динар Галәтдинов (Иске Тәрбит).

Ир- егетләр арасында:
67 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында
1 урын – Марсель Сәйфуллин (Олы Кайбыч).
2 урын – Константин Лутцев (Мәлки). 
3 урын – Денис Старшов (Кече Мәме).
67 килограммнан югары үлчәү авырлыгында
1 урын – Григорий Зеленов (Кече Мәме). 
2 урын – Илья Маланьев (Мәлки). 
3 урын – Игорь Федотов (Кече Мәме).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев