Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Морат авылына Мәскәүдән Кремльдән хат килде

    Бөек Ватан сугышы елларында намуслы, тырыш хезмәтләре белән Бөек Җиңү көнен якынайткан, яшь булуларына карамастан, өлкәннәр белән бергә эшләгән тыл хезмәтчәннәре кадер- хөрмәткә лаек. Яшьлекләрен “Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен” дигән лозунг астында үткәргән егет- кызлар хәзер үзләренең 90- 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Морат авылында яшәүче Зинаида Казарина да алар арасында.

    Әле шушы араларда гына Зинаида Сергеевна Казаринага да 90 яшь тулды. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау сүзләре язылган Рәхмәт хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллиннаң иң изге теләкләре юлланган открыткасын һәм бүләген авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов тапшырды. Юбилярны Надеждино авыл җирлеге башлыгы, сеңлесе Анастасия Журавлеваның оныгы Екатерина Савельева да котлады.
    – Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен илебез Президенты Владимир Путин 90- 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче тыл хезмәтчәннәренә үзенең Рәхмәт хатын юллый. Бүген шундый җылы эчтәлекле хат сезнең исемгә адресланган. Сезгә алдагы тормышыгызда ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч, бәхетле картлык телим, – диде Радик Мәҗитович бүләкләрен тапшырып.
    Зинаида Сергеевнаны язмыш шактый сынауларга дучар иткән.
    –Без гаиләдә биш ир һәм өч кыз бала үстек. Колхозлашу елларында әтиебез, бар мөлкәтен тапшырып, колхозга керде. Тормышыбыз җайлы гына барганда, Бөек Ватан сугышы башланды. Ул вакытта миңа 12 яшь тә тулмаган иде әле. Абыйларымны фронтка алдылар. Хәзерге вакытта аларның берсе дә исән түгел инде. Без өч кыз гына калдык. Бүгенге көндә сеңлем Анастасия, улы Василий, килене Зинаида гаиләсе белән бергә яшим. Тагын бер сеңлебез Мария Яшел Үзән шәһәрендә гомер кичерә, –дип хатирәләргә бирелде ул. –Балачагымны еш искә алам. 1941- 1942 елларда авылыбыз тирәсендә окоп¬лар казыдылар, мин дә алар арасында идем. Бик авыр еллар иде ул. Без окоп казыган вакытта авыл өстендә немец самолеты пәйда булды. Төзелештә эшләүче солдатлар аңа атты һәм ул авылдан ерак түгел урынга төшеп шартлады. Сугыш елларында колхозда игенен дә чәчтек, урагын да урдык. Яшьли эштә чыныгып үскәнгәдер, Ходай озын гомер биргән.
    Сугыштан соңгы елларда колхозда эшләгән. Авылларына читтән эшкә килгән Алексей Чудаков белән гаилә корып, аның туган ягы Владимир шәһәренә кү¬чеп китәләр. Ләкин ике генә ел бергә яшиләр, төрле сәбәпләр белән гаилә таркала. Язмышы шулай булгандыр инде, бераздан шул шәһәрдәге Владимир Герасимовка кияүгә чыга һәм аның белән 30 еллап яши.
    – Мин бу шәһәрдә озак еллар дәвамында тегү фабрикасында эшләдем, лаеклы ялга да шуннан чыктым. Ирем 75 яшендә вафат булды. Ходай Тәгалә безгә балалар бирмәде, ялгызым гына калгач, 2000 елда туган якларга әйләнеп кайттым. Туганнарыма рәхмәт, якты йөз белән каршы алдылар, – ди юбиляр.
    Бу көнне Зинаида Сергеевна туганнарыннан котлауларны күп кабул итте. Екатерина Савельева әйтеп узганча, ул алар өчен бик кадерле кеше.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: