Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Морза Бәрлебашы авылында яшәүче әбине елан чаккан

    Морза Бәрлебашы авылында яшәүче 85 яшьлек Роза апа Кәримованы җиләк җыйганда елан чаккан. Аны авыр хәлдә район үзәк сырхауханәсенә алып киләләр, ул ике көн реанимациядә ята, аннан палатага чыгаралар. Хәзер инде ул өенә кайтып киткән.

    Күп еллар урманда эшләгән Роза апаның моңарчы елан белән очрашканы булмаган.
    – Үзебезнең бакча артында җиләк җыйганда уң кулымны нәрсәдер бик каты итеп чәнчеп алды. Елан дип уйлап та карамадым, очлы чыбык, каты кура эләккәндер дип уйладым. Бармагымнан кан чыкты, хәлем китте, бераздан кулым беләккә кадәр каралып чыкты, шеште. Бик курыктым. Еланның башын гына күреп калдым. Аягымда  итек иде, шуңа аякны тешләмәгәндер инде. Еланны үлән арасыннан таптап та карадым, качкан иде инде ул. Хәлемнең начарлануын күргәч, улым Рөстәм Олы Кайбычка сырхауханәгә алып китте,– диде Роза апа. – Врачларга зур рәхмәт. Алар минем гомеремне саклап калу өчен бик тырышты. Кулымның шеше шактый кимеде инде. Ничә еллар буена урман арасында яшәдем, мондый галәмәтне күргәнем булмады. Эштән кайткан арада да урманнан гөмбә, җиләк җыеп чыга идем. Урманчылыкта без эшләмәгән эш калмады. Мунчаласын да бәйләдек, вагон да төядек, бушаттык. Елан күп быел. Әле бер көнне урамда да кара елан күрдем.
    Баш врач Гөлнара Сафиуллина әйтеп узганча, Роза апаның хәле, чыннан да, авыр булган. Кан басымы да төшкән. Аңа тиешле медицина ярдәмен күрсәтәләр. Хәзер инде ул өенә кайтып киткән, дарулар эчүен дәвам итә .
    – Безгә һәр елны елан тешләгән 4-5 кеше мөрәҗәгать итә. Быел бу икенче очрак. Кече Мәмедә печән чапканда бер хатынны елан тешләде. Күрәсең, ул агулы булмаган, хәле начарланмады, – диде врач.
    Озак еллар буена урманчылыкта яшәп, әле узган ел гына Морза Бәрлебашы авылында йорт сатып алган Роза апаны авылдашлары җиләк җыярга һәвәс кеше буларак белә.
    – Урманда, аланда каен җиләге, җир җиләге бераз кызара башлауга, аны Роза апа беренче булып җыя башлый инде. Җәйге челләдә, кояштан кая качарга белмәгән көннәрдә дә җиләккә китә. Авызы кипкәнен дә белми, эсседән дә курыкмый. Әнә шундый тырыш кеше ул. Ире Әбрар абый каен себеркесе бәйләргә оста. Безнең авылга күченеп килгәч, авылдашларыбыз белән уртак телне тиз таптылар. Табигатьне яратучы, тәртипле кешеләр алар, ярдәмчелләр, – диде алар турында авылдашы Исламия Мусина. – Әбрар абый да, үзе дә урман хуҗалыгында эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Роза апаның белмәгәне юк, күп укый. Өч бала үстерделәр, кызганыч, ике улларын югалту хәсрәтен дә кичерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: