Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Морза Бәрлебашы уңганы

    Авылда кем ничек яши, ни эшләр башкара – барысы да күз алдында. Акыллылардан үрнәк аласың, уңганнарга сокланасың. Авыл үзенең тырыш кешеләре белән ямьле дә. Ә уңган кеше кулына туфрак учласа, алтын итәр. Бу сүзләр Морза Бәрлебашында яшәүче Марат Борһановка да бик туры килеп тора.

    Котдүс абый белән Фәүзия апаның олы уллары булып дөньяга аваз сала Марат. Олы малай булганга, кечкенәдән кул арасына керә, әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Мәктәптә физика, математика фәннәре җиңел бирелә аңа. Кечкенәдән авыл тормышын үз итеп үскән бала туган җирен ташлап чыгып китәргә уйлап та карамый. Югары уку йортына керергә дә тәкъдим итәләр. Туган йортында калуны кулайрак күреп, авылда кала. Чит җирдә ол-тан булганчы, үз илендә солтан булып яши ул. Яңа көн тудымы, Маратка йо-мышы төшеп, авылдашлары гына түгел, башкалар да мөрәҗәгать итә. 
    Күршебезнең һөнәрләре бик күп. Агач эшен биш бармагыдай яхшы белә. Армиядән кайту белән авылдагы балта осталары сафына кушыла. Иң авыр һәм миллиметрына кадәр төгәллек сорый торган эшләрне Марат башкара. Йорт төзегәндә тәрәзә, ишек яңак¬лары утыртуны, агачка бизәкләр төшерүне бары ул гына оста итеп башкара! Менә дигән рәссам дә әле ул. Буяу, пумала-дан матурлык тудыра.Плакат, рәсем ясап бирергә мөрәҗәгать итүчеләрнең берсен дә кире бормый. Ул ясаган рәсемнәргә сокланып туймыйсың. Компь-ютер булмаган заманнарда да бизәү, язу эшләрен башкаруын сорап, күп килгәннәр аңа. “Кыш бабай сурәтен аеруча яратып ясый идем,” – дип искә ала Марат. 
    Ә кулына тимер тоттырсаңмы?! Ничек кенә “буйсындырмый” аны, гүя пла-стилиннан әвәли. Пычак, чалгы кебек эш коралларын да менә дигән итеп ясап бирә күршебез. Кемнең күзлеге, пычагы сынган – Марат янында, кемнең ве-лосипеды ватылган – аңа килә.Бу эшләрне башкарырга пөхтәлеге, төгәллеге, сабырлыгы ярдәм итә. Алтын куллы оста беркайчан да мактанмый, тыйнак кына эшли, яши бирә. Йорт-җирен дә үз куллары белән бизәгән. Әтисеннән калган гадәт буенча, ат асрый.Яратып карый ул аны. 
    Газета-журналлар да яратып укый Марат. Нинди генә газеталар алдырмый алар. Әнисе Фәүзия ападан күчкән булса кирәк, барысын да бер хәрефен дә калдырмыйча укып чыга. 
    Безнең халыкта иң якын күршене «ут күрше» дип атап йөртү бар. Борын заманнарда, әле кешеләрдә шырпы да булмаган вакытта, бер кабызган утны озак вакытлар сүндермичә тотканнар. Ул сүнеп китсә, ут алырга иң якын күршегә кергәннәр. Шуңа да андый изгелекле кешене «ут күрше» дип ата-ганнар. Менә безнең дә шундый ут күршебез бар. 

    Исламия МУСИНА 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: