Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Мәрхәмәт» - гаиләләр сагында

    Гыйнварның соңгы көннәрендә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Мәрхәмәт- Милосердие" хатын-кыз депутатлар, республика шәһәр һәм районнарындагы хатын-кыз депутатлар берләшмәләре әгъзалары белән очрашты. Алар арасында район Советы депутаты, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Алия Биккулова да бар иде.

    Депутат хатын-кызлар белән очрашуда Татарстан парламенты җитәкчесе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова әлеге берләшмәне алга таба да гаилә институтын ныгыту, аналар һәм балаларны яклауга юнәлдерелгән чараларны тагын да ныграк камилләштерү, күп балалы һәм ялгыз аналарга, инвалид бала тәрбияләүчеләргә, эшсез калган хатын-кызларга ярдәм итү, гаиләләрнең абруен үстерү юнәлешендә эшләячәкләрен белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтеп узганча, мондый форматтагы очрашу әле беренче тапкыр гына уздырыла һәм районнарда да бу юнәлештәге эшне киң җәелдерергә кирәк. Район Советы депутаты Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, Кайбыч муниципаль район Советына сайланган 34 депутатның унысы хатын-кызлар. Ул аларның барысының актив эшләячәгенә ышаныч белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: