Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәле чишмәсе төзекләндерелә

    Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит-кулыңны юсаң, уч тутырып суын эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Халкыбыз элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору - саваплы эш.

    Кайбыч төбәгендә дә көмештәй саф сулы чишмәләр күп. Алар табигатьнең төрле җирләреннән, күбесенчә тау арасыннан, я тау итәгеннән бәреп чыккан. Тешләрне камаштырырлык салкын сулы кизләүләр үзләренең төрлелеге белән дә сок­ландыра. Сулары да төрлечә: ургып, уртача, салмак, шаулап, кайнап ага.
    Авылларда изге күңелле кешеләр чишмәләрне төзекләндереп, карап тора. Хәйриячелекнең матур үрнәге бу. Мөрәле авылы яныннан узганда зәңгәр төскә буялган «өй»­дәге чишмә янына юлчылар һаман туктап, сусавын баса. Нәсел җепләре Колаңгыга барып тоташучы Руслан Хафизов хәзер шушы кизләү тирәсен матурлау уе белән янып йөри. Ул үзе Казан шәһәрендә яши. Чишмә янында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, чишмә проекты авторы - Яр Чаллы шәһәрендәге архитектура студиясе җитәкчесе Ольга Грязская, авыл җирлеге башлыгы Ринат Зиннәтуллин һәм хәйрия­ченең үзе катнашында шул хакта сөйләшү булды.
    - Мөрәледәге чишмәне төзекләндерү нияте турында әйткәч, изге эшкә алынуы, экологик иминлекне кайгыр­туы өчен хәйриячегә рәхмәтемне белдердем һәм фатихамны бирдем. Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында районыбызда тагын бер проект тормышка ашырылуы - уңай күренеш. Аның бу саваплы гамәле беренчесе генә түгел. 2015 елда без аның ярдәме белән Колаңгы станциясендә төзелгән нурлы «Минбәян» мәчетен ачкан идек. Бүген дә игелек­ле эшкә тотынган икән, аны уңышлы башкарып чыгарга Ходай үзе ярдәм итсен. Эшне дога белән башласак, саваплырак булыр, - диде Альберт Рәхмәтуллин.
    Челтерәп агучы чишмә буенда Дамир хәзрәт Коръән сүрәләре укыды, изге җомгада башланган эшнең уңышлы баруын теләде.
    - Һәркем үзеннән соң киләчәк буыннарга нинди дә булса мирас калдырырга тиеш. Шуңа да мин бу чишмәне төзекләндерергә алындым. Су - безнең яшәешебез ул. Проектын Яр Чаллы шәһәрендә эшләттем. Дизайнер Ольга Грязская тәкъдим иткән проект миңа ошады. Чишмә янында машиналар туктап тору өчен аерым мәйданчык, ял итү урыннары каралган. Эшне шушы көннәрдә башлап җибәрәбез. Чишмәнең исеме дә юк икән әле, шуңа да аңа "Минбәян» исеме бирер­гә килештек, - диде Руслан Хафизов.
    Мөрәле авыл җирлеге башлыгы әйтеп узганча, кизләүнең хәзерге корылмасын район оешкач, 1995-1996 елларда авылдашлары Фәргать Нәҗиев җитәкчелегендәге мелиорация оешмасы төзеткән.
    -Бу кизләүнең урыны сазлыклы. Без балачакта аннан ерак түгел күл дә, мул сулы чишмә дә бар иде. Еллар үтү белән, күл тирәсен агачлар чорнап алды, язгы ташулар вакытында ләм тулып, күл дә, чишмә дә күмелеп, сазлык­лы урынга әйләнде. Өч ел элек, авылдашыбыз Рамил Нәҗмиев белән бергәләп, бу чишмәнең суын суыртып, ләмен чистарткан идек. Соңгы елларда аны мәктәп коллективы карап тора. Халык аларга рәхмәтле. Чөнки суы чиста, юшкыны да юк. Авылга шәһәрдән кайтучылар да шул чишмә суын савытларга тутырып алып китә. Олы юлдан үтүчеләр дә аның янына еш туктала, - диде ул.
    Әңгәмәгә Дамир хәзрәт тә кушылды.
    - Чишмәдән файдалану өчен анда чиләк, савыт куярга урын ясау хәерле. Утырып торырга да урыннар кирәк. Унбиш еллар элек Татарстан буенча чишмәләргә кагылышлы бәйге узды. Шул елларда күп чишмәләрне чистарттылар, бизәделәр,- диде ул. -Башка районнарда да берсеннән-берсе матур-матур чишмәләрнең суын авыз иткәнем бар. Юл буенда, авыл янәшәсендә кизләүләр булуы кешеләр өчен уңайлы. Безнең районда да аларны ремонтлауга зур игътибар бирелә. Бу - мактауга лаек күренеш.
    Чишмәләр - кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, инешләргә тормыш өрә, су белән тулыландыра торган табигать байлыклары. Алар турында «Башы - тауда, аягы - диңгездә», дигән табышмак та бар.
    Хәзер авылларда һәр өйгә газ, су кергән. Әмма барыбер кизләүдән су алучылар күп. Чишмәләрне саклап, чистартып торсаң гына яши. Юк икән, аларның томаланып юкка чыгуы бар. Һәр яз, җәй айларында авылларда өмәләр ясап, сулыкларны чистартып торалар. Көмеш, сулы кизләүләр авыл халкын сөендереп тора. Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул. Шуны онытмасак иде. Ә Мөрәле янындагы чишмә буенда төзекләндерү эшләре башланып китте инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: