Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәледә терлекчелек тармагы буенча киңәшмә үтте

    Мөрәле бүлекчәсендә район хуҗалыкларының ветеринария врачлары, зоотехниклары, ясалма орлыкландыру операторлары, ферма мөдирләре катнашында киңәшмә үтте. Анда гыйнвар аендагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар.

    Иң элек фермаларны карап чыктылар, малларны кышлату барышы белән таныштылар.
    - Фермаларда мул продукция җитештерү өчен тиешле шартлар тудырылган, чис­талык, тәртип тә бар. Әмма күрсәткечләр мактанырлык түгел, димәк, нәрсәнедер күз уңыннан ычкындырабыз, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин. - Кайбыч - саф авыл хуҗалыгы районы, шулай булгач игенчелек, терлекчелек тармагы барыбызның да күз уңында булырга тиеш. Терлекчелектә барысы да технология таләп­ләренең төгәл үтәлүенә бәйле. Сыерларны көненә өч тапкыр савуны, раздойга куюны, тиешенчә ашатуны оештырыр­га кирәк. Һәр фермада төгәл исәп алып барылсын. Ә җитәкчеләр күрсәткечләрне, саннарны, продукциянең күпме күләмдә җитештерелүен, һәр тармакта эш барышын белергә бурычлы. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы хәзерге вакытта район буенча җитештерелгән терлекчелек продукциясенең 48 процентын бирә. Продукциясе булгач, халыкка вакытында хезмәт хакы да бирә ала. Анда гыйнвар өчен хезмәт хакы бирә башладылар.
    Яшь үрчем алу ясалма орлыкландыру операторларының хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Шуңа күрә, районда тулысынча ясалма орлыкландыру ысулына күчәргә кирәк.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров та кыш­лату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы була торып та, ит-сөт җитештерүдә һаман да бер урында таптанабыз, диде. Һәр белгеч үз эшен җиренә җиткереп башкарсын иде дигән теләген җиткерде. Идарәнең терлекчелек бүлеге начальнигы Рафаэль Сөнгатуллин, "Эмбрион" җәмгыяте җитәкчесе Нәгыйм Сибгатуллин терлекчелек тармагында 2016 елның гыйнвар-февраль айларында терлекчелек продукциясе җитештерү, яшь үрчем алу буенча күрсәткечләргә тулы анализ ясады. Ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Радик Гыйрфанов малларга төрле авыруларга каршы профилактик чараларны үз вакытында үткәрү бурычын куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: