Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәледә умарта тотучылар күп. Балның файдасын күрәләр

    Борынгы медицинага нигез салучыларның берсе – Әбугалисина бал турында: “Әгәр яшьлегеңне саклыйсың килсә, бал аша” – дип язган.

    Кайдан килә бу хуш ис? Тәмле бал исе килә. Юкәләр шау чәчәктә утыра. Алар тирәсендә миллионнарча бал кортлары, шөпшәләр, күбәләкләр, чебеннәр кайнаша, һава берөзлексез чыңлап, гөҗләп тора. 
    Безнең авылда да умартачылык белән шөгыльләнүче шәхси хуҗалыклар шактый. Алар арасында Фирдәвес Баһавиев та бар. 
    – Мин 25 елдан бирле шөгыльләнәм инде бу эш белән. Умарталарымны яратып карыйм, әлбәттә, гаиләм булыша. Беренче вакытларда Хәмзә абый ярдәм итте,, киңәшләр бирде. Эспарцет, фацелия, расторопша үләннәре чәчәм бакчага, –ди ул. 
    Рафаэль Гыйбадуллин Яшел Үзән шәһәрендә яши, эшли. Туган йортына кайтып, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. 
    – Былтыр мин дә, кызыгып, бал кортлары үрчетеп җибәрдем, чыгымы да, эше дә бик күп икән.Хезмәтеңнең нәтиҗәсе булгач, күңелләр күтәрелеп китә. Тагын да кызыксынып эшлисең , –диде ул. 
    –Бер тәртипкә салгач, үз җаена бара ул. Сезонлы эш, гаилә бюджетына да файда, –ди Фәргать абый Сибгатов. 
    Хезмәтенең кереме ярыйсы гына булгач, быел умарталарын тагын арттырып җибәргән – 15 ояга җиткергән. 
    –Умарталарны карарга гына кирәк, алар үзләре эшли, –ди Рөстәм Баһавиев. –Көзен варатооз авыруыннан дәвалыйбыз. Умартачылык белән шөгыльләнүнең әлләни авырлыгын күрмим. 
    – Сыйфатлы бал кыйммәт була,ышанычлы балны сатып алучылар да күп була, –дип тәмамлады сүзен Рифкать Әхмәтов. 
    Авылымның оста умартачылары Илфат Сафин, Зөфәр Тимуршин, Рашат Тимуршин, Фәргать абый Нәҗиев та кушыла бу сүзләргә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Тырыш, уңган егетләребез булганда, нишләп әле мактанмаска. Умартачыларыбызга эшләрендә уңышлар телик, тапкан малларының бәрәкәте булсын. 
    Үзем озак еллар дәвамында медицина өлкәсендә эшләп чыктым. Балда А витамины (каротин рәвешендә), В төркемендәге күп кенә витаминнар, С, К, Е витаминнары һәм биотин бар. Аерым алганда, В2 витамины балда абрикоска караганда 17 тапкыр, виноград согына караганда – 16, яңа өлгергән алма согына караганда 5 тапкыр күбрәк. 
    Балда микроблар үлә, чөнки алар балда шактый күп булган калий тәэсирендә сыеклык югалталар. Бал составында шулай ук антибиотиклар, организмга кирәкле матдәләр һәм органик кислоталар (алма, лимон кислотасы һәм башкалар) бар. Кеше организмына файда китерерлек итеп көненә 100-150 граммга кадәр бал кулланырга мөмкин, әгәр аңа карата зур сизгерлек (аллергия) күзәтелмәсә. Бал организмны ныгыта, төрле инфекцияләргә каршы торучанлыгын күтәрә, эчке органнар эшчәнлегендә уңай чагыла. 100 грамм балда: аксым 0,80, майлар – 0, углеводлар 0 80,2 грамм исәпләнә. Галимнәр шулай яза. 

    Мәдинә САЛАВИЕВА, 
    Мөрәле авылы. 

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: