Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәледә узган авыл җирлегенең отчет җыелышыннан безнең репортаж

    Мөрәле авылында җыенга халык күп килгән иде. Димәк, биредә яшәүчеләр авылның бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф түгел. Алар белән очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Руслан Заһретдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова һәм башка оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

    Үз биләмәсенә Мөрәле һәм Олы Колаңгы авыллары кергән җирлекнең отчет җыелышын аның башлыгы Ринат Зиннәтуллин алып барды. Ул узган елга планга кертелгән эшләрнең нинди күләмдә үтәлүенә анализ ясады һәм агымдагы елга куелган бурычлар белән таныштырды. Олы Колаңгыда электр үткәргечләргә капиталь ремонт үткәрелгән, агач баганалар тимер-бетонлыга алыштырылган һәм яңа яктырткычлар куелган. "Кайбычагрохимсервис" җәмгыя­те тарафыннан авылның бер тыкрыгына 110 метр озынлыктагы юл салынган. Шулай ук үзара салым акчасына да күләмле эш башкарылган: авыл уртасындагы күл, ике авылда да чишмәләр чистартылган. Мөрәле зиратының баганаларын буяу эшләре дә әлеге акчага акча тотылган. Авыл уртасындагы һәйкәл, Мөрәле белән Олы Колаңгыда берәр күпер төзекләндерелгән. Ринат Зиннәтуллин әлеге эшләрне башкару өчен тотылган чыгымнарның барысы турында хисап тотты. Шулай ук үзара салым акчасын түләмәүчеләр булуына да тукталды.
    Җирлек башлыгы авылны су белән тәэмин итүче башняны алыштыру кирәклеген әйтте. Җәйге чорда Мөрәле авылының югары башына су җитми. Моның сәбәбен кайбер хуҗалык­ларның суны бакчага сиптерүеннән күрәләр. Бу инде бернинди кысага да сыймый, кемгәдер бөтенләй су килмәвен белә торып, алмагачына кадәр су сиптерүче икенче берәүне намусы борчырга тиеш, миңа калса.
    - Узган ел икешәр-өчәр көн эшләп, агрофирма бульдозеры чүп-чарны махсус урынга өйдерде. Ләкин техника белән чүп түгәргә килүчеләр, эчкә узасы килмичә, аны кырыйга бушатып китә. Су буйларына, авыл башларына чүп-чар түгү очраклары да еш очрый, - диде авыл башлыгы. Ул моның өчен каралган штрафларның күләме аз булмавын әйтте.
    Очрашуда мәктәп директоры Лилия Минһаҗева, участок уполномоченные Александр Воробьев, имам-хатыйп Галим Гыйбадуллин, авыл фельдшеры Фәридә Сибгатова, китапханәче Миләүшә Әхмәтова чыгыш ясады. Авыл аксакалы Галим ага авылдагы "Изгеләр чишмәсен" чистартып, өстенә корылма ясап куюны тәкъдим итте. Миләүшә Әхмәтова Мөрәле авылы шагыйрәсе Асия Гыйбадуллинаның "Туган җирдә мин бәхетле" дигән шигырьләр китабын чыгару максатыннан проект яклап, грант откан. Якын арада әлеге китапның дөнья күрүе көтелә.
    Җыелышта катнашучыларның пай җирләре буенча сорауларына "Ак барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы директоры Илгиз Саттаров җавап бирде. Филиалда хезмәт хакы түләүдә тоткарлыклар күзәтелә. Район прокуроры Руслан Заһретдинов бу мәсьәләгә карата суд карары чыгуын, хезмәт хакы буенча барлык бурычлар капланачагын әйтте. Ул шулай ук үзара салым акчасы түләнеп бетәргә тиешлеген ассызыклады. Түләмәгән кешеләрдән аны суд аша юллап алу планга кертелүен, суд приставларына барып җиткән очракта сумманың артачагын белдерде. Руслан Бәйрәмгалиевич үзара салым акчасының кулланылышы контрольдә булуын, әлегә кадәр аннан максатчан файдаланмау очраклары күзәтелмәвен әйтте.
    Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин болай диде:
    - Мөрәле - матур урында урнашкан, аның юлы бар, газ кергән. Су - төп яшәеш чыганагы, шуңа да башняны алыштырырга кирәк.
    "Баганадагы ут минем ишегалдымны яктыртмый" дип зарланучыларга район башлыгы лампочкаларның урамдагы юлны яктырту өчен куелуын әйтте. Ул махсус чүп түгү урынын тәртипкә китерү һәм һәйкәл тирәсен матурлау бурычын куйды. Олы юл буендагы күпләр су алучы чишмәне карап тору авыл җирлегенә һәм мәктәпкә йөкләнде.
    Соңгы өч елда Мөрәледә аерылышучыларның булмавы турындагы мәгълүмат йөрәккә сары май булып ятты. Балалар да узган елга караганда күбрәк туган. Димәк, Мөрәле яшәячәк, аның киләчәге өметле!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: