Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәледә яшәүчеләр соцпакеттан баш тартмаска киңәш итәләр

    Авыруларны федераль бюджет исәбенә дарулар белән тәэмин итү про-граммасы 2005 елда гамәлгә кертелде. Ташламалар, беренче чиратта, сугышта катнашкан кешеләргә, инвалидларга каралган.

    Хроник авыруларны амбулатор шартларда дәвалау өчен даими рәвештә дарулар кулланыла. Әгәр хәлләре кинәт кискенләшсә, ташламалы дарулар-ны акчалата алучы кешеләргә дару препаратларын үз акчаларына алырга туры киләчәк. Ел тәмамланмыйча
     
    ташламалы даруларны кире кайтарып булмаячак. Һәр кеше үз сәламәтлегенә игътибарлы булырга тиеш. Кайбер кешеләр арасында, миңа кирәкле даруларны язмыйлар, исемлектә андый препаратлар юк, шул акчага үземә кирәклесен сатып алам, дип әйтүчеләр бар. Әйе, бүген без үзебезне сәламәт хис итәбез, ә төнлә, иртән авыру кис-кенләшсә, нишләргә? Айлык бирелгән акча гына җитмәскә мөмкин бит. Со-циаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалану күпкә җиңелрәк түгелме икән?! Табиб кушуыннан башка дару кулланырга ярамаганлыгын да истән чыгар-маска кирәк. Врачлар хроник авыруларны күзәтү астына ала һәм, даими рәвештә сәламәтлекләрен тикшереп, медицина ярдәме күрсәтәләр. Мөрәледәге фельдшер-акушерлык пунк¬ты мөдире Фәридә Сибгатова әйтеп узганча, авылда федераль ташламалардан 69 кеше куллана. Аларның 45е – ташламалы дару алучылар, 24е –баш тартучылар. “Инвалид кеше дарусыз тора алмый. Мине дә бу четрекле мәсьәлә борчый, шуңа да халык арасында аңлату эшләре алып барам. Минем киңәшләремне дә ишетсеннәр иде”, – ди ул. 
    Социаль хезмәтләр җыел¬масыннан файдаланучы авылдашларым бу хезмәтләрдән баш тартучыларга үз фикерләрен гәҗит аша җиткерә. 
    Әминә апа Вәлиева: 
    – Мин социаль пакеттан баш тарта алмыйм, чөнки даруларны көндәлек кулланам. Ай саен табибка күренеп торам һәм ул кирәкле даруларны билге-ли. Акчаның булган чагы, булмаган чагы бар. Табиблардан ярдәм буласына ышанып, өметләнеп яшим. 
    Сәрия Фәттахова: 
    – Табиб авыруыңа карап билгели бит даруларны. Мин ташламалы дарулар белән тәэмин итүдән канәгать. Аларны тиешенчә кулланганга күрә үземне яхшы хис итәм. 
    Гөлсинә апа Сабирова: 
    – Әле яшәп торабыз. Әгәр авыру кискенләшеп китсә, табиблар күзенә ничек күренергә кирәк. Безнең сәламәтлекне кайгырткан өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт. Чирең була торып, ташламалы дарулардан баш тартучыларны бөтенләй аңламыйм мин. 
    Миләүшә Вафина: 
    – Ничә елдан бирле кулланам ташламалы даруларны. Үземә тиешлесен язалар, беркайчан да өзеклек булганы юк. Үземне әйбәт хис итәм. Минем киңәшем: соцпакеттан баш тартырга ашыкмагыз, дөньяның матурлыгына сокланып, алга карап яшик. 
    1 октябрьгә кадәр вакыт аз калып бара. Социаль пакеттан файдалану хокукы булган һәр кешегә тагын бер кат яхшылап уйларга, фикерләрен уңай якка үзгәртергә киңәш итәр идем. Сәламәт булыйк. 

    Мәдинә СӘЛӘВИЕВА, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераны, 
    Мөрәле авылы 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: