Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәледән Нәүзәт Хисамиева җиде бала табармын дип башына да китермәгән

    Гаиләләрнең күбесендә балалар саны ике-өчтән артмаса да, күп бала табудан курыкмаучылар да бар. Мөрәледә яшәүче Нәүзәт һәм Мансур Хисамиевлар -- җиде балага гомер бүләк итеп, менә дигән итеп тәрбия биргән күркәм пар. Алар берсеннән-берсе акыллы, чибәр, уңган һәм булган алты кыз һәм бер егет тәрбияләп үстергән!

    "Җиде бала табармын дип уйлаган идегезме?" - Нәүзәт апага беренче соравым әнә шул булды. Юк, башына да китермәгән икән. Өйләнешкән вакытта Мансур абыйның сез алтау, без җидәү, безнең дә шуннан ким булмас, дигәне кабул булгандыр, күрәсең.

    Сер түгел, бала үстерүнең бөтен мәшәкате тулысынча диярлек хатын-кыз җилкәсенә төшә. Авыл җирендә бигрәк тә. Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эреле-ваклы мәшәкатьләр белән бөтенесенә дә өлгерергә кирәк. Мансур абыйның чынлап торып өйдә торганы да булмый диярлек. Агроном-орлыкчы буларак, ел әйләнәсе колхоз эшеннән кайтып керми ул. Нәүзэт апа башта Федоровскоеда почта бүлеге начальнигы булып эшли. Аннан, бер-бер артлы балалары тугач, Мөрәлегә күчә. Мәктәптә аш пешерүче булып эшли, китапханәдә дә. Өйдәгесен карарга да, эшенә дә өлгерә. Балалар кул астына керә башлагач, эш җиңеләя, бер-берсен карашып, дөнья көтәләр.

    - Бөтен эшне балалар белән башкардык.Нинди эш бар, кырып-себереп эшләделәр. Дөрес, әтиләре көтүгә ашарга илтә торган иде. Бәби табарга вакыт якынлашкач, кайтып кына өлгерсә ярар иде дип борчыла торган идем. Шөкер, минуты белән кайтып җитә торган иде, - дип искә ала Нәүзәт апа. - Мансур кебек кайтып керми эшләүче булдымы икән тагын. Балаларны ашатып-эчертеп, юып-җыеп йокларга салгач кайтып кереп, башларыннан санап чыга торган иде. Кызларыбыз көтү дә көтте, үгез дә бәйли беләләр. Күп вакыт эш бетергән минутта кайтып керә торган иде. Чөгендер ташыганыбыз хәтердә. Ташып кына бетердек, Мансур кайтып керде. Әллә, мин әйтәм, без эшләп бетергәнне әтиегез койма ярыгыннан карап тора микән дип тә әйтә торган идем.

    Мәшәкате күп булса да, шаулап-гөрләп бала үстергән чаклар - кеше тормышының иң матур чоры. Авырлыгы онытыла, бары тик күңелле итеп искә төшереп сөйләргә генә кала. Җиде бала дип, әйтәсе генә җиңел. Тугызар ай йөрәк астында йөртеп, мең газаплар белән дөньяга тудырган, алар аякка басканчы күпме йокысыз төннәр уздырган, тәүлек әйләнәсе эштә булса да, әкиятләр укып йоклатмаса да, гаилә башлыгына карата тирән хөрмәт тәрбияләгән аналар - иң хөрмәтле аналар. "Ана даны" медале нәкъ менә шушындый батыр йөрәкле, сабыр, акыллы хатын-кызларны бүләкләр өчен уйлап табылгандыр да инде. "Ана даны" медален Нәүзәт апага республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тапшыра. Соңрак әлеге бүләкнең премиясен тапшыру тантанасына килгәч, ул чагында республикабызның Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, сәхнәдә курчак кебек киендергән балаларны күреп: "Бу балаларның әтиләрен күрәсе иде ди". Ә Мансур абыйның бу тантанага кырдан туры килгән чагы була. Шулвакыт кап-кара тузанлы киемнәрдән сәхнәгә күтәрелгән идем ди.

    Җиде баланың барсы да тормышта үз урыннарын тапкан. Туган йортта алар кунак кына хәзер, кайтып-китеп кенә йөриләр. Нәүзәт апа тәмле ризыклар пешереп, Мансур абый мунча ягып көтеп тора.Телефоннан көн саен сөйләшеп торсалар да, еш очрашсалар да, сөйләшеп туя алмыйлар. Ата-ана өчен моннан да зуррак бәхетнең булуы мәмкинме?!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: