Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Мөрәленең яшь спортчысы - тимераякта йөгерү буенча ачык чемпионат призеры

    Казанда тимераякта йөгерү буенча ачык чемпионат һәм шәһәр беренчелеге узды. Аның максаты- спортның әлеге төрен тагын да үстерү, яңа спортчыларны ачыклау, аларны әзерләү.

    Кайбыч балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фрат Җиһаншин хәбәр иткәнчә, анда безнең район данын Мөрәле мәктәбе укучысы Асия Мадаминова яклады. Ул 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында көч сынашты. Асия 300 метр араны вакытка йөгереп, өченче урынны яулады һәм икенче спорт разрядына норматив үтәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: