Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Надеждино авыл җирлегендә халык җыены

    Надеждино авыл җирлегендә яшәүчеләр дә менә икенче елын инде халык җыенына республика программасы буенча төзелгән яңа күпфункцияле үзәккә җыела. Гомумән, соңгы елларда бу авыл җирлегендә халык өчен зур эшләр башкарылды. Алар арасында иң саллысы - авылга кадәр асфальт юл салынуы. Район оешканнан бирле җыелыш саен гел юлсызлык проблемасына кузгаталар иде....

    Багай авыл җирлегендә узган җыенда катнашкан район вәкилләре Надеждинога да килде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Анда авыллардагы күлләрне чистартып, балык җибәрү, чиркүне торгызу өчен халыктан акча җыюны оештыру, төнлә авылдагы машиналардан бензин урлау фактлары, хуҗасыз этләрне ату, инвалидларга дару алып кайтып бирү турында һәм башка сораулар яңгырады. Кичкееводан балаларны Надеждиного автобуста ташуда өзеклекләргә юл куелуына, мәктәп директорының моның бензин белән бәйле дип әйтүенә район башлыгы бик нык ризасызлыгын белдерде. "Турыдан-туры үземә шалтыратасыгыз бар иде. Барлык мәктәпләр дә бензин белән вакытында тәэмин ителә", - диде ул сорау биргән анага. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятьләрендә хезмәт хакы түләүдә өзеклекләрнең сәбәпләренә тукталып, мәсьәләнең җайга салыначагына ышанычын белдерде. Прокурор Руслан Заһретдинов җыелышта яңгыраган кайбер сорауларга үзенең мөнәсәбәтен белдереп, халыкны тыңларга һәрчак әзер булуларын белдерде.
    Авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева хаклы: авыл кешесе, нинди генә проблемасы булса да, кредитлар, субсидия, ташламалар алу өчен справкалар, башка документлар кирәксә дә, су бетсә, урамдагы баганаларда лампочкалар кабынмаса да иң элек җирле хакимият ишеген шакый.
    - Без һәркемнең гозерен игътибар белән тыңлап, аларга ярдәм итү юлларын күрсәтәбез. Болай гына, күңелен бушатырга килүчеләрне дә тыңлыйбыз. Халык белән кулга-кул тотынып эшләгәндә генә алга куелган бөтен максатларга да ирешергә мөмкин, - диде Екатерина Васильевна. - Безнең җирлектә яшәүчеләр дә үзара салым акчасының файдасын күрә. Һәр кешедән җыелган 500 сум акчаны, дүрт тапкырга арттырып, дәүләт кире үзебезгә кайтарды. Халыкныкы халыкка дигәндәй, шул акчага Надеждинодагы Үзәк урамга вак таш салдык, артезиан скважинасы тирәсе тотылды, урамнарны яктырту системасы ремонтланды. Һәйкәл тәртипкә китерелде, шулай да әле исемлекләрне яңарту бурычы тора. Моратта су башнясы тотып алынды, анда будка төзелде, Кичкеевода су колонкасы, Чистые Ключидагы изге чишмә, зират тирәсе төзекләндерелде. Репьевкада да чишмәгә җан өрдек, әмма анда эш тулысынча төгәлләнмәгән әле. Бәхеткә, үзара салым программасы бу елда да дәвам итә. Быел шул акчага Надеж­динодагы Үзәк урамга вак таш түшәлеп бетәр дип ышанасы килә, җирлектәге урамнардагы яктырткычларны ремонтлау, лампаларын алыштыру, Моратта җәяүлеләр өчен күпер төзү, су башнясы өчен насос алу, янгыннарга каршы гидрант урнаштыру, Кичкееводагы күперне яңарту, Мораттагы һәм Надеждинодагы су колонкалары тирәсен төзекләндерү бурычы тора.
    Авыл өчен күп эшләнә, әмма демография мактанырлык түгел. Җирлектә ел буена бер генә бала туган, тугыз кеше вафат булган. Биредә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю элек бөтенләй оештырылмый иде. Хәзер күпләр, бигрәк тә икътисади кризис шартларында, терлек асрауның файдасын, сыерның туендыручы икәнлеген аңлый башлаган. Җирлектә 2012 елда 120 баш мөгезле эре терлек исәп­ләнсә, хәзер алар 201гә җиткән. Сыер, дуңгыз, сарыкларның баш саны да арткан. 2016 елда шәхси сектордан 128 тоннадан артык сөт, 17 тонна ит сатылган һәм авыл халкы 2 миллион 166 мең сум өстәмә табыш алган. 2015 елда бу күрсәткеч 1 миллион 404 мең сум гына булган. Хуҗалыгында алты сыер асраучы Лидия Сапаркина, дүртәр-өчәр сыер тотучы Виктор Коршунов, Александр Бурлаков, Марина Хитева, Валерий Савельев, Николай Федоров, Сергей Савельевлар башкаларга үрнәк итеп куелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: