Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Надеждино авылында яшәүчеләр Бөтенроссия акциясенә кушылды

    РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы дүртенче ел рәттән инде "Россия Федерациясендә 2012 - 2020 елларда су хуҗалыгы комплексын үстерү" Федераль максатчан программасы кысаларында "Чиста яр буйлары" Бөтенроссия акциясе үткәрә. Бу акциягә Надеждино авыл җирлеге дә кушылды.

    Әлеге акциягә агымдагы елның 1 июненнән старт бирелде һәм ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Надеждино авыл җирлеге сайты хәбәр иткәнчә, биредә авыл җирлеге, мәктәп, китапханә, күпфункцияле үзәк, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре, авыл кешеләре Гөбенә елгасы буйларын чүп-чардан арындырган. Буалар, чишмәләр тирәләрен дә читләтеп үтмәгәннәр. Акция барышында сулыклар тирәсендәге чүп үләннәрен чапканнар, Чистые Ключи поселогындагы чишмәне чистартканнар, тирәсен төзекләндергәннәр. Башка авыл җирлекләре дә әлеге акциягә кушылса, Кайбычның елга- күл тирәләре тагын да матурланып китәр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: