Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Надеждинода язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә үтте

    Язгы кояш нурларын мулрак сипкән саен, ул игенчеләргә кыр эшләренең якынлашуын искәртә сыман. Быел синоптиклар да иртә яз фаразлый, язгы кыр эшләренең дә алданрак башлануы көтелә. Ульянково якларында да язгы чәчүгә тулы көчкә әзерлек бара. Әле шушы көннәрдә генә "Ак Барс" Кайбыч"ның икенче филиалы директоры Радик Миңнуллин барлык управляющийлар, инженерлар,...

    Әлеге киңәшмәдә кыр эшләрендә катнашачак техниканың сыйфатлы итеп ремонтланырга тиешлеге, механизаторлар, чәчүчеләр белән тәэмин ителеш, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау, эшкә җаваплы караш хакында ачыктан-ачык сөйләштеләр.
    - Чәчү кампаниясен башлап җибәререгә бераз вакыт бар әле. Шуңа да барлык техниканы тагын бер кат күздән кичереп, төзәтәселәрен төзәтергә кирәк. Язгы кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгу өчен техника сынатмаска тиеш. Иң төп таянычыбыз ул, әлбәттә, игенче-механизаторлар. Бүгеннән үк һәр агрегатка ике сменада эшләү өчен тракторчылар, чәчү агрегатларына чәчүчеләр билгеләп кую мөһим. Эш башлангач кына кеше эзләп йөрерлек булмасын. Эшкә яшьләрне күбрәк тартырга кирәк, аларны тәҗрибәле механизаторлар җирдә эшләргә өйрәтсен. Кыр эшләре вакытында барыбыздан да җаваплылык сорала. Без барыбыз да - механизаторлар, шоферлар, механиклар, инженерлар бер йодрык булып эшләргә бурычлы. Шул вакытта гына алда торган зур эшне кыска вакытта, сыйфатлы итеп башкарып чыгарбыз, - диде Радик Миңнуллин киңәшмәдә катнашучылар алдында чыгышында.
    Филиал агрономы Рәис Мингазиев әйтүенчә, биредә сөрү җирләре 9300 гектар мәйданны били. Язгы кыр эшләре барышында 5200 гектарда сабан культуралары, 1130 гектарда шикәр чөгендере, 1124 гектарда азыкка кукуруз, 300 гектарда бөртеккә кукуруз чәчәселәре бар. Кыр эшләрендә биш чәчү, 15 тыр­малау, 10 культивацияләү, 4 катоклау агрегаты эшләячәк. Филиалда 52 трактор бар, аларның берничәсенә генә ремонт кирәк.
    Надеждинодагы машина-трактор паркында әзерлек сызыгына куелган техниканы карап чыкканнан соң, кайсы бүлекчәдә нинди проблемалар булуын, аларны хәл итү юлларын ачык­ладылар.
    Рәфыйк Тимергалиев техникага сакчыл караш, техника куркынычысызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеге турында сөйләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: