Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Нарат күркәсе җыялар

    Кайбыч урманчылыгында урманнардан нарат күркәсе җыю дәвам итә.

    Кыш айларында Урсак, Бәрлебашы, Күгәй, Балтай урманчылары 30 тонна күркә җыярга планлаштыра. Бүгенге көнгә ун тонна чимал әзерләнгән, шуның сигез тоннасын Арчадагы күркә киптерү цехына озатканнар. Урманчылар бу эштә халык ярдәменә дә таяна: нарат күркәсенең һәр килограммы өчен акча түлиләр. Кайбыч урманчылыгына караган әлеге урманчылыкларда шул ук вакытта юкә мунчаласы да бәйлиләр. Максатлары - 30 мең мунчала җитештерү. Биредә җитештерелгән юкә пумалаларына да ихтыяҗ зур.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: