Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Нечкәбил” фестивалендә Олы Кайбычтан Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар өченче урынны яулады

    Күптән түгел башкалабыз Казанда хатын-кызның, ананың, гаиләнең матурлыгын гәүдәләндерүче "Нечкәбил" бәйге-фестивале үткәрелгән иде.

    Инде хәбәр иткәнебезчә, анда Татарстанның 28 районыннан 48 гаилә катнашты. Республикабызның берсеннән берсе күркәм гаиләләре белән беррәттән, безнең районнан Алсу һәм Илмас Хәмидуллиннар да чыгыш ясады. Райондашларыбыз, үзләренең гаиләсенең нәсел шәҗәрәсен төзеп, махсус баннер әзерләгән иде. Алар, туган тел, туганлык темасына чыгыш ясап, "Халкыбызның гореф-гадәтләре" дип аталган номинациядә ундүрт гаилә арасында III урынны алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: