Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Әни! Мине приюттан килеп ал!»

    - «Соцзащита килде! Соцзащита!» Чүпрәле районының Уби авылына урнашкан «Җылы йорт» балалар һәм яшүсмерләр приюты ишегеалдында уйнап йөрүче үсмерләр безне шундый сүзләр белән каршы алды. Күрәсең, монда вакытлыча тәрбияләнүче балалар, әти-­әниләренә караганда, социаль хезмәткәрләрнең ешрак килүенә күнегеп беткән инде.

    Әлеге приют 1998 елда иске балалар бакчасы бинасында ачылган була. Приют­ларга куелган таләпләр зур, ә искесе тиешле кагыйдәләргә җавап бирми. Шуңа да 2008 елның декабрендә монда заманча итеп төзелгән, бөтен уңайлыклары, бассейны да булган ике катлы "Җылы йорт" приюты сафка баса. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылган бу приют авыр хәлдә калган балалар өчен вакытлыча яшәү урыны.
    - Безнең приют Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагында эшли, - диде приют директоры Алевтина Хәлилова. - Төп эшчәнлегебез - авыр тормыш хәлендә калган ба­лигъ булмаган яшьтәге балаларны үзебездә кабул итү.Мәктәп яшендәгеләре авыл мәктәбенә укырга йөри, көненә биш тапкыр сыйфатлы кайнар ризык, кием-салым, санитар-гигиена әйберләре, канцелярия товарлары һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителәләр, бүлмәләре якты, чиста. Врач, шәфкать туташлары сәламәтлекләрен даими тикшереп тора, кирәк булса, дәвалау курсы билгелиләр. Психологлар эшли, тәрбиячеләр төрле тәрбияви чаралар үткәрә. Приютта чит балаларны үзенекедәй ярата белүче кешеләр генә эшли ала. Без балаларның яңадан үз гаиләләренә әйләнеп кайтуларын телибез. Әмма кайчак киресе дә булып чыга шул: әти-әниләре, эчүдән айный алмау сәбәпле, хокук­ларыннан мәхрүм ителәләр һәм балаларын бөтенләй чит гаиләгә озатырга туры килә.
    Кайбычта балаларның хокук­ларын яклау сагында торучы хезмәткәрләр катнашында приютта узган ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумында безнең районнан китерелгән балалар турында фикер алыштылар. Анда тагын бер мөһим мәсьәлә каралды: Кайбыч авылларының берсендә үскән өч бертуган баланы - кызны һәм ике энекәшен бүген башка гаиләгә озатачаклар. Консилиум узган бүлмәгә өчесен дә бергә чакырып керттеләр. Алар әле мәктәптән генә кайткан иде.
    - Кадерле балалар, алдан әйткәнебезчә, бүген сезнең белән сау­буллашабыз инде. Безнең приютта тәрбия алдыгыз, сәламәтлегегезне ныгыттыгыз, сезнең турыда аналарча кайгырт­тык, тәртибегез яхшы якка үзгәрде. Бүген биредә утыручылар арасында сезне тәрбиягә алырга теләүче ханым да бар...
    Приют директоры шулай дию­гә, балалар башларын күтәреп, безне күздән кичерә башлады. Ул үзәк өзгеч карашта өмет тә, сагыш та, әрнү дә бар иде кебек. Чыннан да кайсысы икән соң аларга яңа әни булырга җыенучы кеше? Үз әти-әниләре бик кадерле бит аларга, тик менә эчүләре генә... Кечкенә чакларыннан ук аларның эчүләрен күреп үстеләр. Районга чакырып күпме сөйләштеләр, өйгә килеп аңлаттылар, эчкечелектән дәваланырга җибәрделәр, эшкә дә урнаштырып карадылар, кием-салым белән дә ярдәм иттеләр, алар исерек чакта балаларын приют­ка да гел җибәреп тордылар, авырсалар, сырхауханәгә дә салдылар, эчүдән туктамасагыз, балаларыгызны башка гаиләгә бирәбез дип тә карадылар. Тик юк, аракы берсеннән-берсе матур биш баладан да кадерлерәк булып чыкты шул... Бераз айнып торалар да тагын эчә башлыйлар, инде ахыр чиктә быел Кайбыч суды икесен дә ата-­ана хокукларыннан мәхрүм итте. Приютта яшәү вакыты чикләнгән, димәк, ике генә юл кала: аларны ятимнәр интернатына урнаштыралар, яки туганнары ала, я булмаса, чит гаиләгә тәрбиягә бирәләр. Үзебез карыйбыз дип, өзелеп торучы туганнары юк, ә менә тәрбиягә алырга теләүче табылган. Өчесен бергә алачак­лар! Интернатларда бер-берсеннән аерылган ятимнәр әнә "Жди меня" тапшыруларында 30-50 еллар узгач, олыгаеп беткәч, яңадан табышалар. Ә бу өч бертуган үзебезнең Кайбыч районында кала. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның да теләге иде бу. "Читкә җибәрмисе иде бит бу балаларны", - дигән иде ул. Аларның әле тагын бер апасы белән абыйсы да бар. Апалары да җилдән бәби табып, аны карамый, Казанда ятимнәр йортында яши ул нәни.
    - Әле ярый балаларны исерек әти-әниләрдән яклаучы комиссия, аларны контрольләп торучы социаль органнар бар. Хөкүмәт кайгыртуын тоеп яши алар, Россиядә һәр бала кадерле! Кайбычта бала язмышларын район башлыгыннан башлап, социаль яклау бүлеге, опека, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, прокуратура, полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе бергә кайгырта, - диде Фатыйма Бикбова.
    Барыбызга да озак текәлеп карап торды сабыйлар. Приютта эшләүчеләр дә, Кайбычта балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фатыйма апалары да, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан апалары Камалиева да, опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова да, «Өмет»үзәгендә эшләүче Гүзәл Галиуллина да, комиссия секретаре Гөлнара Нәфыйкова да, журналист апалары да яхшы таныш аларга.
    - Менә сезне үзенең җылы канаты астына алырга теләүче апагыз, таныш булыгыз. Ире һәм үз балалары сезне авылда көтеп калды. Без бу гаиләдә үз кешеләргә әйләнәчәгегезгә, тиеш­ле тәрбия алачагыгызга ышанабыз, - диде Чулпан апалары, күз яшьләрен балаларга күрсәтмәскә теләп.
    Бу көнне приютка тагын бер хатынны алып бардык, улларын күреп кайтсын дип. Эчеп, балаларын карый алмас дәрәҗәгә җиткәч, кабат Казанга наркология диспансерына дәваланырга җибәргәннәр иде аны. Җәмәгатьчелек тәрбиячесе итеп билгеләнгән Фирдүс Әхмәтов (башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары) урнаштырып кайткан иде аны диспансерга. Үзе кебек эчкән хатынның өч баласын башка гаиләгә бирүләрен күреп торды ул.
    - Менә, сабак булсын, алга таба да эчүеңне дәвам итсәң, синең дә балаларыңнан колак кагуың бар. Бел, без райондагы бер генә баланың да айлар, еллар дәвамында эчкече гаиләдә ачлы-тук­лы интегеп яшәвенә юл куймая­чакбыз, - диде аңа комиссия әгъзалары.
    - Юк, бүтән кабатланмаячак!
    Юк, диләр дә, кайберләре барыбер начар юлга кереп китәләр шул. Ә бу хатын сынау вакытын узды, балаларын үзенә бирәчәкләр. Приюттагы тагын бер Кайбыч кызын башка гаилә көтә, суд аның да әнисен аналык хокук­ларыннан мәхрүм иткән. Ул кыз да теге өч бала яшәячәк авылдагы бер гаиләгә китәчәк.
    Приюттан чыгып барганда, ике малай итәгемнән тартты.
    - Апа, әйтегез әле, әни безне чыннан да ун көннән соң килеп алачакмы?
    Әллә нишләп киттем. Үзем дә сизмәстән "әйе" дидем. Шунда ук бармакларын бөгә-бөгә саный башладылар. Бу ике бертуган үсмернең әниләре дә бүген безнең белән килергә тиеш булган икән бит. Рәсемнәр ясап, приютта биргән тәм-томнарын җыеп көткәннәр алар әниләрен. Ул да бар дөньясын онытып эчәргә ярата шул. Уллары янына бу юлы эчкәне өчен түгел, аягын авырттырганга килә алмаган икән. Аларның өйләрендә шартларның начар булуы, мәктәптә генә тамакларын туйдырып кайтуларын да беләм. Әмма, приютта ничек кенә яхшы булмасын, һәр балага ӘНИ, туган йорт җылысы кирәк, өйләренә кайтырга ашкынып торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: