Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычның асыл улы Фәсхетдин Ярхәмовның тууына - 105 ел

    Туган төбәгебезне үстерүгә зур көч куйган Фәсхетдин Ярхәм улы 1915 елның 3 апрелендә Олы Кайбыч авылында крестьян гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән.

    Ачлык елларында әтиләре яшьли дөнья куя, биш бала әниләре карамагында кала.
    Фәсхетдин Ярхәмовның тирән белем алырга мөм кин леге булмый, хисапчы һөнәрен үзләштерә. 1935 елдан районның “Госстрах” идарәсендә участок инспекторы булып эшли башлый. Эшләү дәверендә үзен булдык лы хезмәткәр итеп таныта. 1941 елның февралендә күрше Төньяк Норлат районының “Госстрах” идарәсенә өлкән инспектор итеп күчерелә. 1941 елның декабрендә Бөек Ватан сугышына чакырыла. 1945 елның апрелендә авыр яралана. Дәваланганнан соң, III группа инвалид булып, култык таяклары белән демобилизацияләнә. Төньяк Норлат районына яңадан үз эшенә билгеләнә, анда эшли башлый.
    1947 елның апрелендә тормыш иптәше Халисә апаны, кесәсендәге 1,5 килограмм икмәк өчен, елярымга ирегеннән мәхрүм итәләр. Олы улы беренче класста гына укый, 8 яшь кенә, икенче улына – 5 яшь, кечесе 8 айлык кына бала. Берсеннән-берсе кечкенә улларын нәүмиз калдырып, аны Иркутск өлкәсенә урман кисәргә сөрәләр. Ул вакытта Халисә апага 30 яшь була. Фәсхетдин ага балалары янына кайтырга рөхсәт ала һәм Олы Кайбычтагы “Госстрах” идарәсендә участок инспекторы булып эшли башлый.
    1953 елда утызмеңчеләр сафында Сталин исемендәге колхозга рәис итеп билгеләнә. Колхозның хәле ул вакытта бик авыр була. Терлекчелек биналары җимерек, терлек саны аз, продукция, үрчем алу, иген уңышы түбән була.
    «Таяк»ка бушка эшләп йөргән колхозчы үз хезмәтенең ңәтиҗәсен тоймый. 250-300 хезмәт көне үтәргә тиеш булган крестьян акча дигән нәрсәне белмәде дә. Шуның өстенә колхозчыны төрле салымнар, заемнар белән буа лар. Фәсхетдин агага менә шундый мирас эләгә. Беренче эше итеп ул үз тирәсенә булдык лы кадрларны туплый. Терлек абзарларын яңарту, төзү, җылытуга керешә, кадрлар әзерләп, производствоның төрле участокларына беркетү белән шөгыльләнә. Шул чорда колхозларны эреләндерү сәясәте башланып китә. «13 лет Октября» колхозын (Кобзево, Лукино, Симәки, Афанасьевка авыллары), «Активист» колхозы (Югары, Түбән Кошман авыллары), «Кече Кайбыч» колхозы, «Беренче май» колхозы (Иске Чәчкаб авылы), Сталин исемендәге колхоз (Олы Кайбыч авылы) берләшеп, «Правда» исемен йөртә башлый. Ун мең гектардан артык мәйданы булган җирләрне эшкәртү, чәчү, тәрбияләү ифрат та авыр була. Баштарак ике ГАЗ-АА (полуторка) булган колхозда барлык эшләр дә кул көче, атлар белән башкарыла. Җир эшкәртү, чәчү, уру, көлтәгә бәйләү, кыш буе «Коммунар» комбайннары белән көлтә суктыру дәвам итә. Соңрак, 1958 елда МТС техникалары колхозларга бүлеп бирелә. Колхозларда хезмәткә акчалата түләү кертелә башлый. Аз булса да, пенсия дә бирелә. «Правда» колхозы да әкренләп аякка баса башлый. Бригадалар саен терлекчелек биналары, мастерскойлар төзелә. Сарыкчылык, кошчылык, сөтчелек тармагында зур эшләр башкарыла. Продукция алу күрсәткече арта. «Правда» колхозы сөт җитештерү буенча Кайбыч зонасында гына түгел, Апас районы күләмендә дә 3000 литр чиген уза. Бу вакытта колхозда 750 баш савым сыеры булган.

    Тырышлык – аны бизәгән төп сыйфат

    Фәсхетдин аганың иң сокландыргыч сыйфаты – тырышлыгы, авыл халкы гозеренә игътибарлы булуында. Шуңа да аның тормышы мул, бәрәкәтле булды. Халисә апа белән дүрт ир бала, бер кыз үстерделәр. Дүрт баласы югары белем ала. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт итеп, пенсия яшенә җитәләр. Әти-әниләренә кызыллык китермәделәр, алдынгылар сафында үрнәк булдылар.
    Чыннан да, Фәсхетдин ага гадел җитәкче булды, үзенә каты, халыкка йомшак, Ватанга тугрылыклы булып хезмәт итте. Халык арасында хөрмәт казанды, рәхмәт сүзләре ишетте. 20 елга якын «Правда» колхозы рәисе булып эшләү чорында хөкүмәтебез тарафыннан орден-медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Кошман бригадасы җирендә ясалма сугару ысулы белән 122 гектарда күпьеллык үлән үстерүгә керешәләр. Иске Чәчкаб бригадасында АВМ-0,4, Кошманда АВМ-065 үлән оны киптерә торган агрегатлар эшли башлый. Ясалма сугарылган мәйданнан көн-төн печән чабалар, аны киптерү
      агрегатларына ташып торалар.

    Авылдашларын йортлы итте

    Колхоз идарәсе карары нигезендә Себердә тайгадагы предприятиеләр белән килешүләр төзеп, төзелеш материаллары әзерләү өчен бригадалар җибәрелә. Материалның 15 проценты әзерләүчеләргә бирелә. Мөмкин булган урыннардан материаллар сал белән, тимер юл якын җирдән вагоннарга төяп кайтартыла. Ел саен әзерләүчеләргә, колхоз өчен 20-25 вагон пиломатериал кайта. Колхозчыларның күбесе йорт-җирен шулай яңартты, ташу өчен колхоз транспорт белән тәэмин итте. Өч авылда да пилорам эшләп торды.
    Дуңгызчылык тармагындагы уңышларын исәпкә алып, Апас райком бюросы карары белән, 5 мең башка исәпләнгән дуңгыз комплексын «Правда» колхозы базасында төзергә булалар. Комплекс зур темплар белән Иске Чәчкаб бригадасы территориясендә төзелә башлый. 1975 елның көзенә ярым-йорты өлгертеп,1500 баш дуңгызны шунда күчерәләр. Салкыннар үзенекен эшли: күмер ягып җылытылган котельный сигез корпусны да җылыта алмый.Күмере сыйфатсыз була. 1500 баш дуңгызның 500 башы җан- тәслим кыла. Гаепне комплекс та эшләүче җитәкчеләргә, бригадирга сылтыйлар. Төрлесенә төрле җәза бирәләр.

    Нәсел дәвамчылары

    Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рәфыйк Вахитов тәкъдиме һәм райком бюросы карары белән, моңа кадәр «Правда» колхозында өлкән бригадир, агроном, соңыннан өч ел өлкән экономист булып эшләгән Альберт Ярхәмовны, Фәсхетдин абыйның өлкән улын, 1976 елның җәендә комплекс җитәкчесе итеп куялар. Тырыш хезмәт үз җимешләрен бирә башлый. Өч ел эшләү дәверендә һәр төп 180 баш ана дуңгыздан 25шәр бала алып үстерәләр. «Правда» колхозының дуңгызчылык комплексы СССР халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) бронза медаленә лаек була. Колхоз җитәкчесен, партком секретарен, дуңгыз баласы алучы терлекчеләрне орден-медальләр белән бүләклиләр.
    Биш ел эшләгәннән соң, дуңгызчылык комплексы эшен проект дәрәҗәсенә ирештереп, Альберт абый башка эшкә күчә. 1991 елда Кайбыч районы торгызылгач, “Агропромбанк”та өлкән экономист, управляющий булып сигез ел эшләгәннән соң, 1999 елда пенсиягә чыга. Кайда гына куйсалар да, намус белән эшен башкара, әти-әнисе, туганнарына сүз китерми. Альберт абыйны, икенче көнне үк, “Правда” колхозы рәисе Мансур Закиров дуңгыз комплексына утыртып китә һәм анда эшләүче терлекчеләр белән таныштыра.
    Фәсхетдин абыйны колхозга 38 яшендә билгелиләр, улы комплекста 37 яшендә эшли башлый. Авырлыкларны җиңәргә, кимчелекләрне бетерергә, яңача эшләргә кирәк була. “Әтиең нинди авыр заманда да каршылыкларны, авырлыкларны җиңгән бит, син дә яхшы эшләргә тиеш, улым, – дигән Фәсхетдин абый. “Әйе, минем киңәшергә әтием бар бит әле», – дип юата Альберт үзен. Тырышлыгын, белемен кулланып, җиң сызганып эшкә чума ул.

    “Туган җирем – Кайбычым” китабын файдаланып, Мәгъзүм Тимершин әзерләде.
    Кече Кайбыч авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: