Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычның хөрмәтле әбисе: “Бүгенге матур тормышка куанып яшим”

    Яшьлек елларын сугыш урлаган тыл хезмәтчәне ул Сабира апа.

    Әле шушы көннәрдә генә 95 яшь тулган ак яулыклы әбигә сокланмыйча мөмкин түгел. Өлкән яшьтә булса да, ул әле дә җитез, тик торуны яратмый, бакчасында кайнаша, зиһене дә яхшы, башыннан узганнарны сәгатьләр буена сөйли ала.
    Сабира Кәлимулла кызы Гыйззәтуллина үзен олуг юбилее белән котларга килгән башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдретдинованы һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге секретаре Сәвия Хәсәнованы шат елмаеп, ачык йөз белән каршы алды ул.


    - Сугыш чорында, сугыштан соңгы елларда фидакарь хезмәт иткән тыл хезмәтчәннәренә илебез Президенты Владимир Путинның иң җылы теләкләре язылган Рәхмәт хатын, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның котлау открыткасын, бүләген тапшырырга дип килдек сезгә, Сабира апа. Сез ТАССРның 100 еллыгына саллы өлешегезне керткән буын вәкиле. Алдагы тормышыгызда да исәнлектә- саулыкта, озын гомер кичерергә язсын, - диде Дания Бәдретдинова.
    Сабира апа, үзенә күрсәтелгән игътибар өчен тирән рәхмәтләрен белдереп, тормышы турында сөйли башлады.
    Бөек Ватан сугышы башланганда 16 гына яшь тулган була әле аңа. Эшкә яраклы ир- егетләрне фронтка киткәч, Сабира апа тормыш арбасына җигелә.
    -Гаиләбез ишле булды. Тугыз бала идек, төрле сәбәпләр аркасында, бишесе кечкенә чагында ук вафат булган. Без дүрт кыз бергә үстек. Сугыш башлангач, 1941 елда Иске Чәчкаб авылы янында окоп казыган чактагы үзәккә үткән елларны бер дә онытмыйм. Ул елны бик салкын иде. Туң җирне кәйлә, лом белән чокулары бер дә җиңел булмады. Колхоз эшен дә алып барырга кирәк. Чәчүен дә чәчтек, урагын да урдык, урманын да кистек, - дип яшьлек елларын хәтерендә яңартты Сабира апа. - Минем бар гомерем авыр хезмәттә үтте. Сугыштан соң, “Правда” колхозы фермасында сарыклар карадым. Ул вакытта сарыкларның баш саны 350дән артып китә иде. Лаеклы ялга чыкканда, “Хезмәт ветераны” медале дә тапшырганнар иде. Хәзерге вакытта туганнарым арасыннан үзем генә исән калдым. Казан, Чаллы шәһәрләрендә сеңлемнең кызлары Әлфия белән Зөлфия яши, ай саен диярлек кайтып ярдәм итеп китәләр. Рәхмәт аларга, онытмыйлар. Миңа социаль хезмәткәр дә билгеләнгән. Пенсияне вакытында биреп торалар, кирәк әйберләрне якындагы кибеттән үзем барып алам. Бүгенге матур тормышка куанып яшим. Мине шулай зурлап, өемә килеп котлавыгыз өчен рәхмәт. Шулай ук җитәкчеләребезгә дә рәхмәт, исән- сау булсыннар, һәрвакыт эшләре уң булсын.
    Ялгызы гына яшәүче Сабира апа авылдашларының хөрмәтен тоеп яши. Корбан аенда, ураза вакытларында да күчтәнәчләрен китерәләр, гадәти көннәрдә дә хәлен белешәләр. Булганына шөкр итеп, бәндәләр күңеленә изгелекләр теләп яшәүче әбигә җан тынычлыгы телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: