Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Подберезьедагы игенчеләр династиясе мактауга лаек авылкаем

    Дан һәм хөрмәткә лаек игенче! Дөнья аның турында беркайчан да онытмады һәм шатлыкта да, кайгыда да мәңге онытмас. Күпереп пешкән икмәкне бернинди дә алтын кисәге алыштыра алмас!

    Әйе, чыннан да, илебезнең иксез-чиксез кырларында иген үстерүчеләргә нинди генә мактау сүзләре әйтсәк тә, аз булыр кебек тоела. Авылыбызда туган ягын матур эшләре белән бизәүчеләр, ил табынын баетуга үз өлешләрен кер-түчеләр шактый күп. Рес¬публика матбугаты, район газетасы битләрендә дә без игенчеләр турында еш укыйбыз. Җир йөзендә икмәктән дә кадерлерәк берни юк. “Икмәк булса, җыр да була”,– дип юкка гына әйтмиләр. Игенчеләр дә мәңгелек тү¬гел. Дөньялыктан китсәләр дә, аларның тырыш булулары халык хәтерендә яши.
    Әлеге мәкаләдә сүз Олы Подберезье авылында яшәп, илле ел буена икмәк үстергән Геннадий Быков гаиләсе турында барачак. Ул  1926 елда крестьян гаиләсендә туган. Бу гаиләдәгеләрнең барысы да авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Геннадий Быковның башка һөнәр сайлау турындагы уй башына да кереп карамаган. Аның бары тик комбайн маркалары гына алышынган: “С- 3”, “СК- 3”, “СК- 4”, “Нива”. Шушы 50 ел дәвамында ничә тонна ашлык суктыруының төгәл исәбен хәзер инде берәү дә белми. Мөгаен, тау-тау кадәр булыр иде ул бодай өемнәре!
    Колхозның алдынгы хезмәтчәне, республика күләмендә танылу алган комбайнчы Геннадий Алексеевич 1971 елда “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. Аның күңеле гел техникага, җиргә,  икмәккә тартылган. Ә икмәкнең тарту көче бик зур аның. Игенче хезмәте дә мәңгелек һәм данлыклы.
    Быковның хезмәт юлы Бөек Ватан сугышыннан соң башланып китә. 15 яшьлек чагында “Казан каймасы” төзелешендә окоплар казуда катнашкан. Ат караучы булып эшләгәнгә күрә, землянкалар, блиндажлар төзү өчен Пләтәни урманыннан бүрәнәләр дә ташыган. Үзәккә үтеп керерлек көчле салкыннарда суык бөтен тәненә үтеп керсә дә, бер генә көн дә эштән калмаган. Яше җиткәч,  сугышка җибәрәләр. Кыю егетне “Японияне җиңгән өчен” медале һәм икенче дәрәҗәдәге “Ватан сугышы” ордены белән бүләклиләр. Авыр сугышчан юллар узып, туган ягына 1950 елда гына кайтып төшә ул. Биектау районындагы Чебокса авылында механизаторлар мәктәбен тәмамлый һәм икенче елның маенда Казан шәһәренең 22 нче заводыннан яңа комбайн алып кайта. Шулай итеп, игенче булу турындагы хыялын тормышка ашыра. 1951 елдан 2001 елга кадәр туган авылы кырларын иңли. Берничә тапкыр хөкүмәт бүләкләренә лаек була, колхоз, районнан бирелгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләре бихисап була. Ул –1975, 1976, 1977, 1979 еллардагы социалистик ярыш җиңүчесе, IX һәм X бишьеллыклар¬ ударнигы. Геннадий Алексеевич – “Подберезье” колхозының мактаулы колхозчысы. Аның фотосы  районның Мактау тактасында эленеп торган, исеме Мактау китабына кертелгән. Яшьләрнең тәҗрибәле остазы буларак, утыздан артык яшь механизаторны эшкә өйрәткән, аларның барысы да  аның үрнәгендә тырышып эшләгән.
      Аның тормыш иптәше Екатерина Никитична (кыз фамилиясе Москвичева) Олы Подберезье авылында 1925 елда крестьян гаиләсендә туган. Хезмәт юлын 12 яшеннән көтүче булып башлаган. 15 яшеннән колхоз эшенә чыккан, урманда шпаллар кискән, сугыш чорында Шатурага торф чыгарырга җибәргәннәр. 1942 елда Мәлки МТСында комбайнчылар курсын тәмамлый, бер ел узгач, Чебоксадагы механизаторлар мәктәбенә укырга керә. 40 еллык хезмәт стажы бар. “Коммунар” һәм ”Сталинец” комбайннарында ун ел эшләгән. 1952 елда Геннадий Алексеевичка тормышка чыга, гаиләдә ике ул, ике кыз үстерәләр.
    Быковлар гаиләсе – иген¬че¬ләр династиясен дәвам итү¬челәр. Олы уллары Анатолий мәктәп елларында әтисе янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән. Петр да беренче хезмәт чыныгуын әтисе янында ала. Өч ел армиядә хезмәт итә, Со¬вет Армиясе отличнигы бу¬ла, командирлары да максатчан егет тәрбияләгәннәре өчен әти- әнисенә Рәхмәт хат¬лары җибәрә. Армиядән кайткач, туган җирен ташлап беркая да китми, туп-туры машина- трактор паркына юнәлә. 1984 елда яңа “Нива” комбайнын кабул итеп ала, анда дүрт сезон эшли. Ашлык суктыруда югары күрсәткечләргә ирешә, “Коммунистик хезмәт ударнигы” һәм “Иң яхшы комбайнчы” исемнәренә лаек була. Бер таңнан икенче караңгыга кадәр иген кырларын иңли, һәр башак өчен көрәшә, Ватан амбарларына мул уңыш озата. Намуслы хезмәте, кешеләргә карата хөрмәте белән башкалардан аерылып тора. Чәчү сыйфаты буенча беренчелекне кулында нык тоткан комплекс¬лы бригада бригадиры да була, мастерской мөдире, “Заречье” җәмгыятенең техника куркынычсызлыгы буенча инженеры булып та эшли. Унбиш елга якын Олы Подберезье авыл җирлеге шоферы була.
    Җиргә, авыл хезмәтенә гашыйк кешеләргә мәдхия җырлыйсы, гел мактау сүзләре генә әйтәсе килә. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы Геннадий Алексеевич та, аның тормыш иптәше Екатерина Никитична, уллары Петр да безнең арада юк инде. Җирне яраткан, иген иккән авыл хезмәтчәннәренә мәңгелек дан!
    Комбайнда эшләү буенча 75 еллык гомуми эш стажлары булган Быковлар гаиләсе, ТАССРның иң яхшы гаиләсе буларак, “Хезмәт династияләре –Татарстан горурлыгы” рес¬публика бәйгесендә катнашып, 2012 елда диплом белән бүләкләнде. ТАССРның 100 еллыгында без игенчеләр нәселен зур горурлык хисләре белән искә алабыз.

    Екатерина Елисеева, Олы Подберезье авыл җирлегенең ветераннар Советы рәисе,
    Виктория Турова, авыл  китапханәчесе.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: