Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Тәрбиттә өч бәйрәм бергә гөрләде. Фоторепортаж

    Олы Тәрбиттә Троица, авыл көне, ярминкә бәйрәме үткәрелә башлауга быел җиде ел тулды.

    Бер көнне узучы шушы бәйрәмдә җиде ел рәттән катнашсам да, һәр баруымда шаккатып, сокланып кайтам керәшен дусларыма. Бәйрәм елдан-ел географиясен киңәйтә, камилләшә генә бара, анда әллә кайлардан киләләр. Сәнгать белән спортның милләте юк диләр бит, бу чыннан да шулай.

    Җыр-биюгә, эшкә оста, киң күңелле, кунакчыл керәшеннәребез бәйрәмендә бу юлы да татарлар, руслар, ызандаш күршеләре - Чувашия Республикасыннан кигән чувашлар бергәләшеп күңел ачты, бер-берсен бәйрәм белән котладылар. Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан гына түгел, Мәскәү өлкәсеннән, ерак Якутиядән кайтучылар да бар иде. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да тәбрикләү чыгышында төрле милләт халыклары арасындагы дуслыкның гасырлардан-гасырларга дәвам итүен теләде. "Без бөтенебез бергә булганда гына көчле була алабыз. Бу төбәктә яшәүчеләр җир җимертеп эшли, бүгенге кебек рәхәтләнеп ял да итә белә, шул ук вакытта бәйрәмнәрне борынгыдан килүче йолаларга нигезләнеп үткәрәсез, традицияләрне уңышлы дәвам итәсез. Күренеп тора, бу бәйрәмне оештыруга зур көч куелган. Халык рәхәтләнеп ял итә. Булдырасыз!"-диде ул. 


    Олы Тәрбитнең нәкъ уртасында - тиздән сафка басачак өр-яңа керәшен чиркәве, мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, стадион янындагы бик матур урында - Казан губернасы губернаторы указы нигезендә йөз еллап элек тә ярминкә гөрләгән җирдә оештырылды 407 еллык тарихы булган авыл көне. Бәйрәмдә, халык нәкъ Сабан туендагы кебек, күп иде. "Кичә Троица уңаеннан зиратка килүчеләр моннан да күбрәк иде. Машиналарның иге-чиге юк, җәяүлеләргә кыен булды, башка елларны җәяү генә килсеннәр иде, зират авылга терәлеп кенә тора бит,- диеште әбиләр. Балалар аттракционнарда рәхәтләнә, сәүдә гөрли, тирә-юньгә шашлык исе таралган. Бәйрәмне алып баручы Оксана Воробьева башлап җибәрде. 
    - Исәнмесез! Арулармы сез! Бүген бездә зур бәйрәм, берегез дә читтә калмагыз. Уйнагыз, көлегез,Тройсында алган рухи көч авырлыкларны җиңәрлек, ел буена җитәрлек булсын,- диде ул.-И, гүзәл син, авылым! Челтерәп аккан чишмәләрең, ак каеннарың, баллы җиләкләрең, мул кырларың күңелгә рәхәтлек бирә, яңадан-яңа өметләр, яшәргә көч-дәрт өсти. "Нинди авыл соң ул, шулкадәр мактарлык, яратып сөйләрлек?"- дип сорасагыз, бер дә шикләнмичә җавап бирәм: туган авылым- Олы Тәрбитем! 
    Чүти авыл җирлеге Петр Тараканов, ветераннар Советы рәисе Василий Уткин, Кайбыч районы благочинные Николай Ермолаев, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева авыл халкына иң җылы теләкләрен җиткерде. Василий Сергеевич авылның тарихын берәмтекләп җыючы тынгысыз җанлы шәхес.

    Аның тырышлыгы белән архивларда эзләнә-эзләнә ачылган музейдагы кайбер экспонатларны -бизәкләп эшләнгән борынгы сандык, туку станоклары, чиккән сөлгеләр, тукылган паласлар кулланып фотозона да ясаганнар. Аның янәшәсендәге өстәлдәге тарихи документларны да кызыксынып карадылар. Инде битләре саргайса да, язулары бүген генә язган кебек сакланган 262 битле калын дәфтәрдә, мәсәлән, 1901-1912 елларда авылда яшәгән кешеләрнең гаиләләре турында тулы мәгълүмат бирелгән. Тышлыгына "Деревня Большое Тябердино Казанской губернии Цивильского уезда Канашевской волости. Книга посемейной записи. 1901-191 годы" дип язылган. Авыл халкы өчен тиңдәше булмаган зур байлык бу! 
    Олысы да, кечесе дә, ераклардан сагынып кайткан кунаклар да бергәләшеп күңел ачтылар. Бертуганнар Светлана Фикс (кыз фамилиясе Драндрова) белән Валентина Солодовникова Якутиянең Нерюнгри шәһәреннән кайтканнар. 
    - Безнең әтиебез Михаил шушы авылдан, армиядә хезмәт иткәндә әниебез белән танышкан да Якутиядә калган. Без шунда үстек. Монда әтиебезнең туганы- 1940 елгы Мария Исаева яши, аның янына кайттык, өен дә ремонтлыйбыз. Ел саен диярлек кайтабыз монда. Олы Тәрбит авылы елдан-ел матурлана, төзелешләр алып барыла. Сайттан да карап барабыз, без район хәбәрләре белән гел танышып торабыз. Троица бит, әтинең чардуганын яңасына алыштырдык, туганнарыбызның каберләрен чистарттык. Бәйрәм искиткеч яхшы оештырылган,- диде Светлана диде Светлана Михайловна. 
    Быел 81 яшен тутыручы Агния Тараканова, күршеләр Валентина Корникова, Зина Сулагаева һәм башкаларны үз эченә алган "Тәңкәләр" ансамбле, бәйрәмнең үзәгендә кайнаучы китапханәче Инна Драндрова, балалар, авыл үзешчәннәре җырлады да, халыкны да биетте. Төрле уеннар гөрләде, җиңүчеләргә бүләкләр әзерләгәннәр. Чыгымнарның иң зур өлешен авыл җирлеге Петр Тарканов үзе күтәргән. Керәшеннәрнең борынгыдан килгән йолаларын, йөрәгеннән өзелеп төшкән җырларын киләчәккә мирас итеп калдырырдай чын патриотлар яши монда. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: