Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсак авылында яшәүче Фәйрүзә Хәсәнҗановага Мәскәүдән Кремльдән хат килде

    Олы Урсак авылында яшәүче Фәйрүзә апа Хәсәнҗановны авылда барысы да белә, хөрмәт итә. Әле шушы араларда гына аңа 90 яшь тулды. Туган авылында матур гомер юлы узган әбинең тормышы барыбызны да сокландыра.

    Безнең якларда туксанга җиткән өлкәннәрне җитәкчеләр өйләренә үк килеп котлыйлар. ТАССР яшьтәше диярлек Фәйрүзә Хәсәнҗанованы юбилее белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина һәм Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин килгән иде. Күзеннән нур бөркеп торучы тыл хезмәтчәне Фәйрүзә апага илебез Президенты Владимир Путинның тирән рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау хатын, районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Җылы теләкләр, ягымлы елмаюлар, тәмле сүзләр күп яңгырады тантана барышында.
    Хәсәнҗановлар гаиләсе өчен ноябрь аеруча кадерле, чөнки берьюлы диярлек дүрт туган көнен билгеләп үтәләр икән. Әбиләрен өзелеп яратучы оныклары да, оныкчыклары да бәйрәм итә.
    Әле дә сөйкемлелеген югалтмаган Фәйрүзә Хисамовнаның килене Гөлфия белән җылы мөнәсәбәттә яшәвен бөтенесе дә белә. Кырык ике елдан бирле бергә яшәп, әниле-кызлы кебек сердәшләргә әйләнеп беткән инде алар. Язмышларында охшашлыклар да бар. Юбилярның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килгән. Аның колхоздагы хезмәт юлы бик иртә – 13 яшеннән башланып киткән. Илгә кара кайгы алып килгән Бөек Ватан сугышыннан соң ул, башкаларга ияреп, моңарчы күз күрү түгел, колагы да ишетмәгән ишетмәгән Карелия якларына акча эшләргә чыгып китә. Булачак ире Кәбирне дә шунда очрата. Яшьләр бераздан өйләнешеп тә куялар. Бәхетле парларны тагын да шатландырып, 1956 елда уллары Фаил якты дөньяга аваз сала. Алтмышынчы елларда гаилә безнең якларга кире әйләнеп кайта.
    Килене Гөлфия ханым, бу якларга килен булып төшкәнче, Казан шәһәрендә полиграфия техникумын тәмамлаган. Татарстан китап нәшриятында, “Ватаным Татарстан” газетасында типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән. Үзе Биектау районы кызы.
    – Олы Урсак авылына иптәш кызым белән бергә кунакка кайткан идем. Авыл егете Фаил белән таныштым, аңа кияүгә чыктым. Ул вакытта каенанам да яшь, 48 яшь тулган гына иде әле. Кызы кебек итеп кабул итеп алды ул мине, – ди Гөлфия апа. – Ул озак еллар буена фермада савымчы булып эшләде, бик тырыш булды. Үзем колхозда механикалаштыру буенча бухгалтер идем. Аннан соң ун ел буена колхозның баш бухгалтеры булдым, авыл кибетендә сатучы да булып эшләп алдым. Алты ел дәвамында авыл Советы рәисе булып эшләгән елларымны да авылдашларым хәтерлидер әле. Әнием кебек якын каенанам Фәйрүзәгә мин бик рәхмәтле. Улларымны аякка бастырырга ярдәм итте. Безне гел кайгыртып торучы Илнур, Фәнисебез гаиләләре белән Казан шәһәрендә яши. Оныкларыбызны бик сагынып көтеп алабыз. Каенатам Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул да гомер буе колхозда эшләде, акыллы, таләпчән булды, 85 яшьендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
    Туксанга җиткән Фәйрүзә апага сокланырлык әле.
    Хәтерем начар, колагым начар ишетә дип тормый, газета-журналларын да укый, йонын да эрли дигәндәй. Ул эрләгән җылы җепләрдән килене җылы оекбашлар, тапочкалар, бияләйләр бәйли.
    – Бар киленнәр дә минем Гөл фиям кебек булсын иде! Шулкадәр яратып карый бит ул мине. Тәмле ризыклары белән сыйлый, мунчасын кертә, даруларымны вакытында биреп тора, – ди Фәйрүзә апа.
    Гөлфия Хәсәнҗановага 63 яшь тулган. Шәхси хуҗалыгында бозаулар, сарыклар, кош-кортын да күпләп асрый. Авыл хатын-кызына хас сабырлык, мөлаемлык бар аның йөзендә, тырыша торганнардан. Таң әтәчләре белән бергә уяныып, булсынга яшәве әллә каян күренп тора. Йорт-җире көлеп тора, җитеш тормышта гомер кичерәләр. Кем генә ишеген какса да, ярдәмгә килергә әзер. Шуңа да авылдашлары арасында абруе зур.
    Фәйрүзә әбигә дә, Гөлфия апага да алдагы тормышларында матур гомерләр телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: