Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Урсакның батыр улы Рәхим Җиһаншин турында. Аның өчен тавыш бирү бара!

    «Колхоз бригадасы» газетасында басылган әлеге мәкалә безне үткәннәргә алып кайта.

    Вакыйга 1945 елның гыйнварында Сандомирск шәһәре тирәсендә була. Генерал-полковник Рыбалко җитәкчелегендәге танклар бригадасы фашистларга каршы уңышлы һөҗүм алып барганда, лейтенант В.Коледов командалыгындагы экипаж тиңдәшсез батырлыклар күрсәтә.

    Газетада язылганча, экипажның «җаны» – механик-йөртүче, Олы Урсак авылы егете Рәхим Җиһаншин була. Ул, атака башланганчы, сугышчы-дусларына татар халык җырларын җырлый, туган авылы, республика турында сөйли. Аны дуслары танкны оста йөрткәне, пушка, пулемет, рацияне яхшы белгәне, теләсә нинди шартларда да юнәлешне төгәл билгеләгәне өчен яраталар. Польша шәһәре Кшешув янындагы Варта елгасы аша салынган күпер янында каты бәрелеш башлана. Р.Җиһаншин отрядының төп бурычы – елга аша салынган күперне камап алу, безнекеләр ярдәмгә килгәнче, позицияне саклау, фашистларның чигенүче гаскәрләрен күпердән чыгармау. Бу барлык фронт участогында чигенүче фашистлар чыга алырлык бердәнбер күпер була. Шуңа күрә аны алу өчен, техниканы да, кеше көчен дә кызганмыйлар.
    Рәхим Җиһаншин отрядына дошман төрле яктан яңадан-яңа атакага ташлана. Шундый мизгел килеп туа ки, менә хәзер дошманнар, батыр Р.Җиһаншинның көчләрен сындырырлар да, күперне үз кулларына алырлар кебек тоела. Нәкъ менә шушы вакытта фашистлар тезмәсенә совет танкы ыргыла. Аның пулеметлары дошманнарны кисә, тәгәрмәч чылбырлары аларның сафларын изә. Гитлерчылар аңа каршы бөтен төр коралларыннан ут ачалар, ләкин совет танкы зарарланмый калуын дәвам итә.
    Кинәт кенә броняга көчле һава дулкыны килеп бәрелә һәм танк кара төтен пәрдәсенә төренә. Экипаж әгъзалары яна торган машинадан сикерәләр. Рәхим Җиһаншин машина эчендә кала. Танк, күз ачып йомганчы, урыныннан кузгалып һәм тизлеген җыеп, үз артыннан киң полоса төтен калдырып, алга омтыла. Ул гигант факел кебек, юлында очраганнарны изеп, дошманнарның сафларын туздыра.
    Көтмәгәндә колак тондыргыч шартлау яңгырый һәм танк күккә оча. Шартлаган совет танкы янында унлаган фашист танклары стройдан чыга. Разведчиклар утка чолганган машинада соңгы минутына кадәр идарә итү рычагын кулыннан төшермәгән Җиһаншинның батырларча һәлак булганын беләләр. Өлкән сержант, механик-йөртүче Рәхим Җиһаншинның батырларча һәлак булуы турындагы хәбәр бөтен фронтны иңләп оча. Аның турында фронт газеталарына язалар, сугышчылар бер-берсенә сөйлиләр. Комбриг генерал- полковник Рыбалко Рәхим Җиһаншинга Герой исеме бирергә кирәклеге турында Мәскәүгә хат юллый. Ләкин хат игътибарсыз кала.
    Шпрееда, Эльбада, Прага һәм Берлинда җиңгәнчегә кадәр, танкист-разведчиклар татар халкының данлыклы улы Кайбыч районы Олы Урсак авылы егете Рәхим Җиһаншинның үлеме өчен дошманнардан үч алдылар.
    Тарихта моңарчы тиңе булмаган Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган якташыбызның яна торган танк эчендә әйткән «иң авыр хезмәт – сугыш» дигән сүзләре канатлы әйтемгә әверелә. Мондый мәгънәле сүзләрне чын патриот егет кенә әйтә ала. Геройның батырлыгын раслап-куәтләп, йөзләрчә әдәби-документаль әсәрләр, тетрәндергеч шигъри юллар, онытылмас җырлар әле дә языла. Якташыбызның мәңгелек батырлыгын ишеткәч, күренекле фронтовик-шагыйрь Гали Хуҗи, Рәхим Җиһаншинга багышлап, менә нинди шигырь яза:

    Без – кичәге фронт кешеләре,
    Ир башыннан ниләр кичмәгән?!
    Имәннәрнең нинди ишләре соң,
    Җил-давыллар күреп үсмәгән?!
    Танкист дусның әрнеп әйткән сүзе,
    Бүгенгедәй әле исемдә:
    «Беләм, дисәң, солдат хезмәтен син,
    Янып кара танк эчендә...»

    («Туган җирем –Кайбычым» китабыннан алынды)
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: