Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч авылы мәчетендә гает намазы үтте

    Бүген мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Районыбызның барлык татар авылларында, шул исәптән Олы Кайбыч авылы мәчетендә иртәнге сәгать биштә гает намазы башланды. Гает намазын район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин алып барды. Ул бәйрәм намазына килгән һәркемне Корбан гаете көне белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.

    Гает намазы алдыннан ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан куелган фарыз гамәлләр турында сөйләде, бәйрәм намазының тәртибен аңлатып китте. Ул шулай ук, мөселман кардәшләренә Татарстан Республикасы Диния назәрәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның вәгазен җиткерде. Аннан соң бәйрәм намазына сафландылар. Гает намазыннан соң, Дамир хәзрәт Корбан гаете тарихына тукталды, Корбан чалу тәртибен аңлатты.
    - Чалган корбаннарыгыз Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булсын, барыгызны да, гаиләләрегезне бәйрәм белән котлыйм, - диде Дамир хәзрәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: