Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч авылында 60 яшьлек юбилярны хөрмәтләделәр

    Олы Кайбыч авылында тормыштан тәм, яшәүдән ямь табып яшәүче бик матур гаиләдә булып кайттык. Ул- Гөлгенә апа һәм Рузалит абый Сөнгатуллиннар гаиләсе. Алар яшәгән йортка баруыбыз юкка гына түгел- гаилә башлыгы Рузалит абыйга, аз да түгел, күп тә түгел, төп-төгәл 60 яшь тулды. Күп еллар дәвамында колхозда, аннан соң газ...

    -Районыбыз башлыгы бик матур традиция кертеп җибәрде: гомер буе намус белән эшләп, башкаларга үрнәк булучылар, Кайбыч төбәге үсешенә зур өлеш кертүче юбилярлар, туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә хөрмәт йөзеннән бүләген тапшыра. Әнә шундый хөрмәткә лаек юбилярларның берсе сез ул, Рузалит абый, - диде Дания Бәдретдинова Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырып. -Анда мондый юллар бар: хөрмәтле Рузалит Сәлимович! Сезнең Кайбыч төбәгенең авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә өлеш кертүегез, фидакарь һәм тугрылыклы эшегез өчен чын күңелемнән рәхмәтемне белдерәм. Туган җирен яратучылар, хезмәт сөюче кешеләр генә үз гомерен авылга багышлый ала. Сез эшегездә һәрвакыт тырыш һәм җаваплы булдыгыз, һөнәри осталыгыгыз безне бүген дә сокландыра һәм рухландыра. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм туганнарыгызның гел яныгызда булуын телим, бу матур дөньяның муллыгында яшәргә язсын".
    Шундый зур игътибар күрсәткәннәре өчен Рузалит абый үзе дә рәхмәтен белдерде.
    -Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хезмәт кешесенә зур хөрмәт белән карый. Ул булмаса, безнең урамга асфальтның тиз генә салынасы юк иде әле. Узган ел республика программасы буенча урамыбызга асфальт җәелде. Редакциягә барып, урамыбызда яшәүчеләр исеменнән рәхмәт тә язмакчы идем әле, менә форсаты да килеп чыкты. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә матур итеп яшәргә язсын,- диде ул.
    Өч бала тәрбияләп үстергәннәр алар. Бер уллары Казанда яши. Ә Рафилләре район ветеринария берләшмәсендә эшли, мал табибы. Рамиләләре исә район мәдәният бүлеге начальнигы. Өчесе дә тормышта үзенең лаеклы урыннарын тапкан, үз гаиләләре белән аерым яшиләр. Ә әти-әни нигезендә көтеп алган иң кадерле кешеләр алар. Рузалит абыйның шөгыльләре турында газетабызның алдагы саннарында таныша аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: