Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч-Колаңгы юлында кеше үлеменә китергән һәлакәт булды

    Бу хәл 5 февральдә Федоровское белән Колаңгы арасында төнге 2 сәгать 50 минутта була. Федоровское кешесе "ВАЗ-2112" автомобилендә Колаңгы ягыннан Олы Кайбычка таба барган.

    Ул юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлекне сакламыйча, каршы як полосага чыга һәм Чувашиянең Батыр районы кешесе идарә иткән "Иж-2717-220" автомобиленә килеп бәрелә. "ВАЗ-2112" шоферы фаҗига урынында һәлак була. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: