Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәчетендә район авылларының имамнары җыелышы үтте

    Бүген Олы Кайбыч мәчетендә авыл имамнары, Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең Хаҗ бүлеге хезмәткәрләре Айдар һәм Илдус хәзрәтләр, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев катнашында җыелыш булды.

    Әлеге җыелыш Айдар хәзрәтнең Коръән сурәләре укуы белән башланды. Айдар хәзрәт шулай ук, Хаҗ кылу, аның өчен документлар туплау, торак, туклану мәсьәләләрен хәл итү турында чыгыш ясады.
    Рәмис Хәялиев мәчетләрнең җир участокларын рәсмиләштерү мәсьәләсенә тукталды.
    Җыелыш барышында районның имам- мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин имамнарга шаһәдәтнамәләр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: