Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбе социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңү яулады

    Казанның «Пирамида» комплексында «ЛУКОИЛ» компаниясенең Татарстанда социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Алар арасында Олы Кайбыч мәктәбе дә бар. Әлеге тантанада Кайбычтан китапханәчеләр, педагоглар, социаль өлкәдә эшләүчеләрне үз эченә алган 15 кешелек делегация катнашты.

    Конкурсның максаты - җирлектәге социаль яктан мөһим булган проблемаларны хәл итүдә, хәйрия ярдәменең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча проектлар һәм инициативларны тормышка ашырырга булышу. Республиканың барлык шәһәр-районнарыннан килгән вәкилләр катнашында узган бәйгедә абсолют җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм әлеге компаниянең президенты Ваһит Алиәкбәров тапшырды. Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры Алия Биккулова әйтеп узганча, «Экомәктәп: уңайлы территория» проекты аларга җиңү китергән. Мәктәп диплом һәм акчалата грантка лаек булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: