Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбе укучылары республика олимпиадалары нәтиҗәләре буенча беренче унлыкта

    Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының район турында җиңгән укучылар хәзерге вакытта республика олимпиадаларында катнаша.

    Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11 класс укучысы Илназ Сәлахиев Сочида кышкы Олимпиада башланыр алдыннан мәктәбенә зур җиңү алып кайтты. Ул физкультура буенча Казанда узган олимпиадада беренче унлыкка керде. Әлеге мәктәптә белем алучы 9 класс укучысы Диана Александрова рус әдәбиятыннан узган республика олимпиадасында шулай ук беренче унлыкка керде. Әлеге укучыларны әзерләгән укытучылар Ленар Сибгатуллин һәм Ләйсән Гәрәева Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: