Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Ленара Гарапова бала хокуклары буенча уздырылган чарада катнашты

    Безнең Ленарабыз. Чын-чынлап горурланып, яратып без, сыйныфташлары, аңа шулай дибез. Аяклы энциклопедиягә тиңләр идем мин аны. Тарих, җәмгыять белемен камил белә, һәр чарада актив катнаша, дусларына ярдәмчел... Сүзем - сыйныфташым, Олы Кайбыч мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Ленара Гарапова турында.

    Ноябрьдә узган Бөтендөнья Бала хокукларын яклау көнендә Казанда "Балалар иҗтимагый кабул итү көне" дигән республика проектының рәсми рәвештә ачылышы узды. Әлеге яңа проект Татарстанда яшәүче балалар, яшүсмерләрнең хокукларын яклау һәм тормышка ашыру өчен булдырылган. Бу проектта катнашучылар вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе статусын алды, алар үз районнарында балаларны кабул итүләрне оештыра, бала хокукларын яклау буенча аңлату эшләре алып бара. Әлеге проектның катнашучылары арасында безнең Ленарабыз да бар.
    Күптән түгел, әлеге проект Казанда үзенең чираттагы сменасын үткәрде. Ленара да бу чарадан читтә калмады. Смена 29 февральдән башлап 3 мартка кадәр булды. Кайткач, Ленара барысы турында да бик тәэсирләнеп сөйләде.
    - Балалар иҗтимагый оешмасына эләгүем Олы Кайбыч мәктәбенең җәмгыять белеме укытучысы Роза Насыйбуллина аркасында булды. Районнарда әлеге оешмага балалар җыялар, диде ул һәм Кайбыч районы исеменнән минем кандидатурамны тәкъдим итте. Балалар иҗтимагый оешмасының төп максаты - балаларга үз хокуклары хакында сөйләү, аңлату, хокуклары бозылган очракта, аларны яклау, проблемалары белән танышу. Безнең, җәмәгать ярдәмчеләренең, төп бурычы да менә шул.
    - Бу юлы смена нәрсәләр белән истә калды?
    - «Идел» яшьләр үзәгендә узган сменада күп җирләрдә булдык, күп нәрсәләргә өйрәндек. Беренче көнне үк Татарстан Республикасының бардылар. Безне Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстанда бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина каршы алды. Шушында ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит абый Мөхәммәтшин белән дә күрешеп, сөйләшү бәхетенә ирештем! Конс­титуция суды, бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил аппаратында, Тикшерү комитетында булырга туры килде. Шулай ук халык каршында чыгыш ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Анда без үзебезне аудитория каршында дөрес тотарга, дөрес сөйләргә, үзебезне күрсәтергә, кешедә иң яхшы тәэсирләр генә калдыру серләренә өйрәндек. Сменадагы һәр катнашучы белән дуслаштым, барысы да бик якын. Алар белән хәзер дә аралашып торабыз. Бергәләп кичке чараларда катнаштык, буш вакытларыбызда фильмнар карый идек.
    Соңгы көнне янә Гүзәл Удачина һәм Татарстан Рес­публикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклау­ буенча баш белгеч, рес­публика балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиянең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина белән күрештек. Гүзәл Любисовна безне «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала-концертына чакырып калды, эшләребездә уңышлар теләде. Әлеге сменадан мин бик кәнәгать калып һәм үзем өчен күп мәгълүмат алып кайттым.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: