Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч мәктәбенең кызлар хоккей командасының “Алтын алка” клубы призына узган ярышларда уңышлы чыгыш ясады

    Татарстан Республикасы буенча 2002-2004 елгы кызлар командалары арасында ярышлар узган елның октябрендә үк башланган иде. Көзнең җылы килүе сәбәпле, безнең кызлар күнегүләрне бозда түгел, ә үлән өстендә алып барырга мәҗбүр булды.

    Тренерлары Илдус Вәлиуллин совет чоры күнекмәләре системасын куллана. Кайбыч кызлары узган көз Казан шәһәренең "Смена" командасын 2:1 исәбенә отты. Икенче уенда буллитлар буенча гына оттыралар. Саба районының "Тимерхан" командасын да 2:1 исәбенә җиңүгә ирешәләр. Кайбыч кызлары боз сарайларында шөгыльләнгән командаларны да отып киләләр.
    Ә үзебездәге ярымябык мәйданда боз булгач, алар яхшы уен күрсәтә башлый, көндәшләрен зур исәп белән җиңәләр. Нәтиҗәдә, Кама Аланының "Искра" командасына гына бирелеп, Татарстан буенча икенче урынга чыгалар.
    - "Алтын алка" призына барган ярышларда кызларыбыз зур көч куйды. Җиңүгә ирешү җиңел булмады, билгеле. Киләсе елларда тагын да югарырак уңышларга ирешергә язсын, - диде тренерлары Илдус Вәлиуллин.
    Башка командаларда уенчылар саны егермегә җитсә, безнең командада бары сигез кыз: Илсинә Шакирова, Лилия Ильясова, Диана Вәлиуллина, Диана Бәдретдинова, Юлия Канашова, Алисә Батталова, Камилә Каюмова һәм Ләйсән Мингалиева.

    Чемпионат барышында Лилия Ильясова кызлар командалары арасында иң яхшы капкачы буларак танылды, Мактау кәгазе һәм статуэтка белән бүләкләнде. Безнең кызлар җәйге каникуллар вакытында Татарстан Республикасының күнегүләр җыенына чакыру алган. Аларга алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: