Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбыч урамнары төнлә дә якты

    Олы Кайбычтагы урамнарны яктырту буенча зур масштаблы эш алып барыла. Авылның төп урамнарын хәзер шәһәрдәге кебек биек баганалардагы утлар яктырта.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров хәбәр иткәнчә, бу максатка республика бюджетыннан унбиш миллион сум, ә Кайбыч районындагы муниципаль юл фондыннан сигез миллион сум акча бүлеп бирелгән. Казандагы төзелеш оешмаларының берсе эшне кыска срокларда башкарып чыкты. Гомуми озынлыгы 4,6 чакрым булган өч урамны яктырту өчен 118 багана куелды. Бу юллар төбәкара әһәмияттәге юл участокларына керә. Мәсәлән, Кояшлы бульвар "Олы Кайбыч-Колаңгы", Р. Гарәфетдинов урамы "Олы Кайбыч-Камыллы", ә Үзәк урамның Кече Кайбычка бара торган өлеше " Уланова-Каратаун- Олы Кайбыч" автомобиль юлына урнашкан. Шуңа да әлеге участокларны тиешле тәртиптә тоту дәүләт тарафыннан финанслана, бу район бюджетын шактый зур суммада экономияләргә мөмкинлек бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: