Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычның бәхетле карчыгы

    Әле шушы көннәрдә генә 95 яшен тутырган Рабига апа Ямалиева белән 25 елга якын инде бер урамда яшибез. Кызы Флюра гаиләсе белән бергә 1993 елда Төрекмәнстаннан Олы Кайбычка күченеп кайта алар. Олыны олы, кечене кече итеп, күрше хакын хаклап яшәүче бөтен кешегә үрнәк гаилә бу. Кеше сөйләмиләр, яманламыйлар, кайчан гына...

    Юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тапшырырга баргач та бу йортта бәхетле кешеләр яшәвенә тагын бер кат инанып кайттык. Рабига апаның урыны зәвык белән җиһазланган йортның түрендә. Кызлары инде үзләре пенсия яшендә булсалар да, әниләренең авызына гына карап торалар, аннан узып сүз дә әйтергә кыенсыналар кебек, сабырлар, ана хакын хаклыйлар. Газиз әниләрен котларга Наҗия-се Мәскәүдән, Равиләсе Казаннан кайтып җиткән, шәһәрдәге оныклары да монда. Урта Азия якларында калган Фәниясе дә, ара якын булса, әнисе янына кайтып җитәр иде дә бит.
    Чын мәгънәсендә бәхетле карчык ул Рабига апа. Һөнәребез буенча безгә бик күп юбилярларның өйләрендә булырга туры килә. Сирәк булса да, араларында, бүген минем туган көн мени, дип аптырап каршы алучылары да очрый. Дөрес, өлкәннәр туган көннәр уздырырга яратмый, әмма күңелләре барыбер дә балалары, туганнарыннан игътибар көтә. Рабига апа хөрмәтенә җиләк-җимеш тулы, чәкчәкле бәйрәм табыны корганнар, Азия халыклары рецепты буенча пылау да пешергәннәр. Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин да изге теләкләрен җиткерде Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынына.
    Төрекмәнстан якларыннан күченеп кайтсалар да, үзе Кошман авылы кызы ул Рабига апа. Зыялы булуы белән аерылып торган энесе Мансур Шәрәфиев шунда яши. Ә 93 яшьлек сеңлесе Әминә Олы Кайбычта гомер кичерә. 17 яшендә чыгып китә ул күз күрмәгән якларга. 1938 елда Кошманның Ярхәм атлы егетенә кияүгә чыга. Төрекмәнстанда яши башлыйлар. Бөек Ватан сугышы башлангач, аны фронтка алалар, ә үзе туган авылына кайтып китә.
    - Сугыш чорында Кече Кайбычтагы бәрәңге киптерү цехында эшләдем. Бәрәңгене бераз гына пешереп алабыз да, аннары мичтә киптерәбез, соңыннан аны фронтка солдатларга озаталар иде. Сугыш беткәч, яңадан Төрекмәнстанга киттек, үзем санитарка, ә ирем консерва заводында эшләде,-дип искә ала ул елларны Рабига апа.
    Сүзгә 1993 елдан бирле үзәк сырхауханәдә акушер булып эшләгән Флера апа кушыла:
    - Әтиебезнең сугышчан юлына кагылышлы документларын кадерләп сак-лыйбыз. Менә бу документтан күренгәнчә, әти 1941 елның 1 июлендә сугышка киткән. Ул гамәлдәге армия составына кергән 77 нче укчылар полкында хезмәт иткән. Ә 1942-1945 елларда Германиядә әсирлектә булган. Аларны Америка гас-кәрләре азат иткән. Әтиебез сугыштан исән-сау кайтты, 1980 елда вафат булды. Безгә, дүрт кызга, бик яхшы тәрбия бирделәр алар.

    Яшьлек еллары ничек тә уза ул, картлыгыңда карар кешең, кадерең булсын иде, дигән теләге тормышка ашкан Рабига апаның. Кияве Наил, кызы Флюра аны бик кадерлиләр. Шушы йортта үскән оныклары Шамил, Зәринә, Мәдинә дә ирләре, балалары белән бик сагынып кайта дәү әниләрен. Йорт эшләрендә булышып китәләр. "Дәү әни үзенә дә, безгә дә таләпчән булды, эшкә өйрәтте, рәхмәт аңа",-ди Мәдинәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: