Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасы нәниләре Галия Кайбицкая исемендәге музейга экскурсиягә барды

    Музей хезмәткәрләре өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче нәниләргә мәгълүматны файдалы, кызыклы һәм иң мөһиме алар аңларлык итеп бирергә тырышты.

    Балаларны узган гасыр экспонатлары белән таныштырдылар, Кайбыч районы тарихы, Галия Кайбицкаяның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. "Миләшкәй" нәниләре якташыбызның җырларын да игътибар белән тыңлады. IX гасыр ахыры XX гасыр башы экспонатлары урын алган этнографик зал аларда аеруча зур кызыксыну уятты. Музей буйлап тәүге экскурсия балаларга бик ошады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: