Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычның тормыштан ямь табып яшәүче мөхтәрәм юбиляры котлаулар кабул итте

    Олы Кайбыч авылында яшәүче Сабира апа Гыйззәтуллина инде 14 ел ялгыз гомер кичерә. Аңа чаклы апасы белән берне урталай бүлеп, салкыннарда бергә җылынып, иңне-иңгә куеп яшәгәннәр. Сабира апага да бу көннәрдә туксан яшь тулды. Ай-һай, һәр хәрәкәтеннән җитезлек сирпелеп торучы апага карап бер дә туксан яшь дип әйтеп булмый әле,...

    - Кишер, суган, чөгендер үстерәм, шунсыз бакчаның яме юк. Тавык тотмасаң - аяк ойый, тыныч кына утырырга һич җай юк, - дип тә өсти. - Бәйрәмнәрдә коймак пешерәм, эре яфраклы кара чәй яратам.

    Менә шундый тормыш рәвеше, менә шундый тормыш фәлсәфәсе! Быел бакчасында кабак белән бәрәңге дә бик уңган Сабира апаның. Телевизорын да карый ул, ил-көн хәбәрләре белән дә танышып бара, Кайбыч яңалыкларыннан да хәбәрдар. Күрәсең, авыр тормышының, ачы язмышының сабагы шундый булгандыр - кешегә салынырга ашыкма, бары тик үз көчеңә ышан!

    Сугыш чыкканны урманга утын кисәргә баргач ишетеп кайта Сабира апа. Сугыш каһәре иңсәләрне баса, яшьлекне урлый, әтиләрен тартып ала. Чабата киеп окоп казырга, урман кисәргә йөри кыз. Бу хәсрәтле еллардан соң да гомере буе колхозда эшли, күпер сала, фанер заводында көч түгә, кушкан эштән бер дә тартынмый ул. Күңелдәге хатирәләрне барлаганда тагы бер фаҗигане искә төшерде Сабира апа. Сугышка кадәр була ул. Кыз әтисе белән уракка төшә. Алны-ялны белмичә тырышып эшләгәннән соң, өйләренә кайтсалар - урамда янгын! Ут тугыз йортның көлен күккә очыра шул чакта. Сабира апаларның йортлары да, кечкенә тайлары да яна. Бернисез калган гаиләне төн кунарга берәүләр үзләренә сыендыра сыендыруын да, тик өйгә кечкенә бала белән әнисен генә кертәләр, ә калган балалар ишегалдында төн кунып кала... Мондый хатирәләр күңелне авырт­тырып торса да, бүгенге көн сөенерлек, әнә!

    Хәзер Сабира апаның көтеп алган кунаклары бар - сеңелесенең кызларын бик яратып сөйләде ул безгә. Чаллыда һәм Казанда яшәүче әлеге туганнары, ара ерак, эш күп, дип тормыйлар, Сабира апалары янына әледән-әле кайтып торалар. Коймаларын да төзәткәннәр, өен дә карыйлар, кайтканда күп күчтәнәчләр белән дә кайталар икән! Олы кеше өчен кадер-хөрмәттән, вакытында күрсәтелгән игътибардан да кадерлерәк ни бар тагы?! Менә шулар өчен сөенә Сабира апа.

    Котлауларны Россия Президенты Владимир Путин, Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдертдинова һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин, район ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова җиткезде аңа.

    Чал чәчле, кадерле Сабира апа! Үткән тормышның юллары бормалы, сынаулары ачы булса да, инде бүгенге тормышта игелектә, хөрмәттә яшәсәгез иде. Иң мөһиме - сәламәт булыгыз! Тирәгездә һәрвакытта да кече күңелле, ярдәмчел якыннарыгыз булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: