Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта бер көндә тугыз йорт файдалануга тапшырылды

    Кайбычта бер көнне тугыз йорт файдалануга тапшырылды! Бу безнең район өчен гаять мөһим һәм зур вакыйгага әйләнде. Яңа йортларга күченеп торалар анысы, әмма бер көнне шуның кадәр гаиләгә ачкыч тапшырганнары юк иде әле. Бу - Кайбыч тарихында беренче тапкыр һәм ул соңгысы булмас, дип ышанасы килә.

    Социаль һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр өчен социаль ипотека буенча төзелгән әлеге йортлар белән бергә Олы Кайбычта тагын бер яңа урам барлыкка килде - Төньяк урамы. Үзәк сырхауханәдән ерак булмаган буш урында сафка баскан тугыз йортлы бу урам киләчәктә алга таба да үсәчәк әле. Берничә ел элек монда яшь үсентеләр утыртканнар иде, әмма, төзелеш башланачагы билгеле булгач, аларны башка җиргә күчерергә туры килде. Ә өйләр каршында ямь-яшел Кайчандыр иркен болын булган бу урында чагыштыр­мача кыска вакыт эчендә бер-берсеннән берничек тә аерылмый торган "игезәк" йортлар барлыкка килде. Хуҗалары да инде күптән билгеле - барысы да торак шартларын яхшырту буенча чиратта торучылар. Яңа йортларга күченүчеләргә узган атнаның шимбәсендә тантаналы төстә ачкычлар тапшырдылар. Аларның шатлыкларын уртаклашыр­га килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз чыгышында:
    - Әлеге йортлар өчен без барыбыз да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булырга тиешбез. Бөтен уңайлыклары булган бу өйләрнең заказчысы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Төзелеш республика бюджетыннан финансланды. Урам чыннан да иң матур урыннарның берсендә барлыкка килде. Өй тирәсен матур койма-рәшәткәләр белән тотып алырсыз дип ышанам. Нигезегез бәхетле булсын, йорт тулы балалар үссен, без бу йортларны киләчәкне күздә тотып та төзедек. Төзүчеләр тырышты, йортны, русча әйтсәк, "под ключ" тапшыралар, ягъни, кер дә яши башла!- диде һәм "Альтаир-1" төзелеш оешмасы җитәкчесе Ринат Миначевка Рәхмәт хатын тапшырды.
    - Без төзегән йорт хуҗаларына ачкычлар тапшыр­ганда, төзүчеләр аерым горурлык хисләре кичерә, - диде Ринат Миначев, үзенә сүз бирелгәч. - Ә, йортлар салу, чыннан да җиңел түгел: акчасын табарга, утын, суын, газын кертергә кирәк. Хөкүмәт ярдәме белән кыр уртасында шундый матур урам барлыкка килү - зур тырышлык, халыкны кайгыртып яшәүнең матур нәтиҗәсе ул. Бу өйләр заманча технологияләр, энергия саклаучы материаллар кулланып төзелде. Газ котеллары җылылыкны экономия режимында кулланырга мөмкинлек бирә. Су счетчиклары да файдаланылган суның төгәл исәбен алып бара, бу да табигый байлык­тан сак файдалану өчен кирәк.
    Ә соңыннан барлык йортларны да карап чыктылар.
    - Шатлыгыбызның иге-чиге юк, - диде ветеринария берләшмәсендә баш бухгалтер булып эшләүче Роза Сабирова. - Бүлмәләре иркен, ванна, санузелы бар, краннан кайнар, салкын су ага. Энергия саклаучы лампочкалар куйдык, җиһазлар да алдык инде. Моңа кадәр кызым белән ике катлы йортта мичкә ягып яшәгән идек. Рәхмәт җитәкчеләргә, төзүчеләргә.
    - Минем ирем Илдар әфганчы иде, аннан кайтып, ике бала үстергәндә вафат булды. Хәзер без яшәгән йорт төзелгәнгә илле елдан артык иде инде. Чиратта торучылар исемлегенә мине Әфганстанда интернациональ бурычын үтәүдә катнашкан солдатның тол хатыны буларак керттеләр. Бу йорт безгә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучының гаиләсе буларак бирелде, - диде үзәк сырхауханә икътисадчысы Любовь Сәлахетдинова. - Сөенечебезне гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел.
    Яңа өйгә күченүчеләрнең нигезе бәхетле булсын, өй туйлары киләчәктә дә гөрләсен иде Кайбычыбызда.

    2016 ел - Ләйсән, аның тормыш иптәше Фәнис, нәни уллары Нияз Фәрраховлар өчен истәлекле ел - яшь гаилә яңа йортка күченде.

    • Без әлегә кадәр Чүти авылында каенанамнар белән өч гаилә бергә яшәдек. 2013 елның апрелендә өйләнештек, гаилә ишле булгач, йорт алырга чиратка бастык. Бер ел да үтмәде, безнең белән килешү төзеделәр. Әле менә ел башланды гына, безнең инде үз куышыбыз да булды, - диде Ләйсән. - Үзем социаль яклау бүлеге белгече, әлегә декрет ялында, ирем "Щукин" хуҗалыгында эшли, Кушкүлдән алып Чүтигә кадәр шәхси хуҗалыклардан сөт җыя. Улыбызга февральдә ике яшь тула. Яшь гаиләләрне шулай кайгыртулары өчен республика җитәкчелеге, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтебез зур.

    Алия Чайнаева, башкарма комитет хезмәткәре:

    • Без Үзбәкстанның Ферганә шәһәреннән, әмма язмыш кушуы буенча бер күрмәгән Кайбыч якларына кайтып төпләндек, фатирга кердек. Татарстанда һәр кеше кадерле, монда яши башлагач, без шуңа инандык. Улым Алим мәктәптә укый, актив, "Авыл денс" бию ансамблендә уңыш арты уңыш яулыйлар, "Йолдызлык" фестивалендә лауреат булдылар. Җиде ят арасына кайтып урнаштык бит, яңа йорттан ачкыч бирерләр дип төшебезгә дә кереп карамаган иде. Рәхмәт сезгә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: