Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта Корбан ашы узды

    Бу көннәрдә мөселман дөньясы зурлап Корбан гаетен билгеләп үтте. Бәйрәм хөрмәтенә ял да игълан ителде. Мәчетләрдә иртәнге намаз укылды, ир-егетләр аннан кайткан төшкә хуҗабикәләр, таба исе чыгарып, өчпочмак-коймакларын өлгертте. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин әйтеп узганча, Корбан чалдыручылар быел да күп булган. Ә Аллаһы ризалыгына чалынган малның итен өчкә бүлү...

    Олы Кайбыч авылында яшәүчеләр дә әлеге чәршәмбедә кафега Корбан ашына җыелды. 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көнен дә берләштергән бәйрәм табынында аш бертуганнар - райондагы газ хезмәте җитәкчесе булып эшләүче Ильяс Илдар улы һәм Кошман мәктәбе директоры Илмас Хәмидуллинар, Казан шәһәрендә яшәүче Борындык кызы Гөлшат Фәтхуллина чалдырган корбанлык иттән әзерләнгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларның игелекле гамәлләренә тирән рәхмәтен белдерде һәм:

    - Бик күп авылларда Корбан ашлары әнә шундый бай күңелле кешеләр ярдәме белән үткәрелде. Без аларга чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез. Бу табын артында утыручы өлкәннәр белән кабат очрашуыма шатмын. Сезнең күбегез сугыш чоры авырлыкларын күргән, кадер-хөрмәткә лаексыз. Ә без - яшь буын алга таба да тырышып эшләрбез дип ышандырам. Кирәк булса, ярдәм кулы сузарга да һәрчак әзер. Без бит ят кешеләр түгел, шушы яктан, шушы туфрактан. Рйоныбызда төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату яши, быел алга куйган максатларыбызга да ирештек, - диде.

    Дамир хәзрәт үтемле итеп вәгазьләрен сөйләде, Мөрәле авылы имамы Галим абый Гыйбадуллин аны дәвам итте. Чәй эчкән арада дөнья хәләре турында да сөйләштеләр. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әле узган атнада гына авыл зиратында өмә уздырулары, бу хакта алдан хәбәр ителсә дә, санаулы гына кешеләр катнашуына борчылуын белдерде. Ә Корбан гаетендә хәйрия­челекнең матур үрнәген күрсәткән Ильяс белән Илмас Хәмидуллиннар, кайчан гына үткәрелсә дә, өмәләрне бер дә калдырмыйлар икән. Улларының да өлеше кергән хәйрия ашына килгән әниләре Халидә апаның фикре мондый:

    - Без корбанны ел саен диярлек чалдырабыз. Ә авылдашларыбызны шулай сыйлавыбыз әле беренче тапкыр гына. Улларымның изге ниятенә әтиләре дә, үзем дә шатландык.

    Бу табын күптән күрешмәгән авылдашларны очраштыр­ды. Саваплы гамәлләр дәвамлы булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: