Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта пляж ачылачак!

    Олы Кайбычта пляж ачылачагы турында күбегез хәбәрдар түгелдер әле. Аны быел 1 августка кадәр файдалануга тапшырырга планлаштыралар. Димәк, көннәр кызу торса, анда быел ук рәхәтләнеп коенып булачак.

    Пляж район үзәгендә узган ел ачылган яңа паркта булачак. Кеше дә йөри алмаслык сазлыклы урында әкияттәгедәй калкып чык­кан паркта төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, урынбасарлары, төзелеш оешмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев парктагы эш барышы белән танышты. Татарстан Президентының парклар һәм скверлар буенча ярдәмчесе Наталья Фишман идеясе белән төзелгән генераль план нигезендә тагын бер кат башкарыласы эшләрне барлап чык­тылар. Район башлыгы кайбычлыларның ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатында төзекләндерелүче бу паркта барлык эшләрне дә сыйфатлы итеп башкарырга кирәклегенә басым ясады.
    Август аеннан кечкенә кайбычлылар, үсмерләр буш вакытларын яңа ачылган балалар мәйданында үткәрә башлаячак. Дөрес, "Кайбыч" ярымябык боз мәйданы янында балаларга бер мәйданчык бар иде инде. Ә монысы башка, кечерәк яшьтәге балалар өчен. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров әйтеп узганча, анда биеклеге алты метр булган бик матур «Кремль» уен комплексы, төрле төсләрдәге пластик баганалар белән әйләндереп алынган комлык, "Тиенкәй" йорт-беседкасы, атынгычлар, алты урынлы карусель һәм башкалар булачак. Бу тирәдән узып йөрүчеләрнең игътибар иткәне бардыр: паркның бер ягында кара туфраклы мәйдан барлыкка килде. Төзүчеләр әнә шунда балалар мәйданчыгы өчен урын әзерли.
    Тагын бер серне ачам. Озакламый Кайбычта өйләнешүчеләрнең үз мәхәббәт агачы барлыкка киләчәк. Шәһәрләрдә ул күптән бар инде, анда яшь парлар, мәңгелек мәхәббәт билгесе итеп, үз исемнәре язылган йозак элә. Бу агач гади генә түгел: тимердән төрле бизәкләр төшереп ясалган булачак! Замана шаукымыннан кайбычлылар да калышмый.
    Быел паркта брусчаткалар да җәеләчәк, тагын бер матур күперчек төзеләчәк, беседкалар куелачак, проектта каралган урыннарга агачлар, чәчәкләр утыртылачак. Яңа ел чыршысы да шушы паркта үсәчәк!
    Узган шимбәдә Кайбычка Казаннан архитектор Ирина Федорова килде һәм паркның эскиз буенча төзелеше белән танышты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: