Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта референдум үткәрүгә багышланган гаммәви тыңлаулар узды

    Районыбыз авылларында референдум үткәрүгә багышланган гаммәви тыңлаулар дәвам итә. Шушы көннәрдә ул Олы Кайбыч авылында узды.

    Референдум үткәү юлы белән авылдагы социаль яктан мөһим, зур чыгымнар таләп итүче эшләрне башкару мөмкинлеген Олы Урсак, Ябалак, Мәлки, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үз мисалларында расладылар инде. Райондагы иң зур авыл җирлекләренең берсе булып саналган Олы Кайбычта да хәл итәсе мәсьәләләр шактый күп. Дөрес, район үзәге булгач, аңа игътибар зур, ул елдан-ел матурлана, төзекләнә бара, әмма халык ярдәме кирәк булган, уртак көч сорый торган проблемалар да бар. Монда да зират тирәсен махсус сетка белән тотып алырга, ләкин аңа кадәр зират эчендәге карт агачларны кисәргә кирәк. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин әйтүенчә, анда биш йөзләп шундый агач бар. Димәк, референдум нигезендә җыелган акчаның бер өлешен агачларны кисүче бригадага түләргә кирәк булачак. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, үзара түләүнең асылын аңлатып, залдагыларның игътибарын шуңа юнәлтте.

    - Зират тирәсен тотарга кирәк, сүз дә юк. Әмма шул ук вакытта Бәрле елгасы аша зиратка чыга торган күперне дә карарга кирәк, - дип, үз тәкъдимен кертте Мөкатдәс Галләмов.

    Разыя апа Сәгъдиева Сабан туе мәйданы янындагы чишмәне ремонтлау кирәклеген әйтте. Әңгәмәгә шушы авылда яшәүче Кошман мәктәбе директоры Илмас Хәмидуллин да кушылды:

    - Зиратны чистартып, карап тору - изге эш, анда һәркем үз көчен кертергә тиеш. Әмма һәр яз саен анда үткәрелүче өмәләрдә 15-20ләп кенә кеше катнашуы борчый мине. Ел саен бер үк кешеләр килә өмәгә, - диде ул. - Олы Кайбыч авылында сайлауда катнашучылар саны гына да 1200ләп. Шуннан чагыштырып карагыз инде, изге эшкә атлыгып торучыларны. Без һәр елны куаклар, кечкенә агачларны кисәбез, ләкин юан агачларны кисүне өмә белән башкарып булмый, бригада ялларга кирәк. Шуңа референдум үткәрү зарур, бу эшкә һәр кешедән акча 500 сумнан да ким җыелмаска тиеш дип саныйм.

    Район мөхтәсибе дә аның фикерләре белән килешүен белдерде.

    - Изге эштә катнашу һәркем өчен саваплы. Ходай Тәгалә әйткән: кеше үзе исән чакта мәчет төзүдә, башка изге эшләрдә катнашса, аның әҗере озак еллар савап булып торыр. Язгы өмәләрдә ел саен бер үк кешеләр катнаша. Алар арасында күчеп кайтучылар да бар. Ни өчен җирле халыкка да мондый өмәләрдә актив катнашмаска? Ата-бабаларыгыз, аналарыгыз, туганнарыгызның рухы шат булыр иде. Кыскасы, референдум үткәрүне хуп күрәм, мондый изге эшкә берәү дә акчасын кызганмас дип уйлыйм, - диде ул.

    - Зиратны төзекләндерү хакында читтә яшәүче ике улыма да сүз кузгаттым, алар үз өлешләрен кертергә шатланып риза булдылар. Кайбычта туып-үскән, хәзер читтә яшәүче якташларыбыз күп, читтә калмасыннар иде, - диде ветеран- укытучы Ләбибә Шәмсетдинова.

    Шулай итеп, Олы Кайбыч авылы халкы референдумда катнашырга килеште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: