Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта “Салават күпере” спорткомплексы кайчан эшли башлый?

    Шәһәрдә яшәүче оныгым җәйге каникуллар вакытында авылга кайткан иде. Кышкы каникулында да бездә ял итте. Кызым белән һәркөнне диярлек бассейнга йөрделәр. Җәй көне ул эшләмәде. Инде каникул ахырына якынлашты. Оныгым бассейнда су коена алмыйча китәрме инде? Ул кайчак эшли башлар икән? Бәяләрендә үзгәреш булырмы? Рамилә апагыз. Укучыбыз соравын без спорткомплекс...

    Шәһәрдә яшәүче оныгым җәйге каникуллар вакытында авылга кайткан иде. Кышкы каникулында да бездә ял итте. Кызым белән һәркөнне диярлек бассейнга йөрделәр. Җәй көне ул эшләмәде. Инде каникул ахырына якынлашты. Оныгым бассейнда су коена алмыйча китәрме инде? Ул кайчак эшли башлар икән?
    Бәяләрендә үзгәреш булырмы?
    Рамилә апагыз.
    Укучыбыз соравын без спорткомплекс җитәкчесе Җәмилә Сәгыевага юлладык:
    Әйе, чыннан да, бассейнда санитар эшләр алып барылу һәм косметик ремонт үткәрелү сәбәпле, "Салават күпере" җәй айларында эшчәнлеген туктатып торды, - диде ул. - Рамилә ханым борчылмасын, 16 августта спорткомплекс кабат ишекләрен ачты. Ул һәркөнне иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать унга, ә 1 октябрьдән кичке сәгать тугызга кадәр эшли. Бәяләр үзгәрешсез калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: