Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта үткәрелгән мини – футбол ярышлары нәтиҗәләре

    Олы Кайбыч авылының берничә спорт мәйданында бер үк вакытта ике яшь категориясендә мәктәп укучылары командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышлар үтте.

    11 класска кадәрге урта мәктәпләр командалары арасындагы ярышта җиде команда катнашты. Алар жирәбә буенча ике төркемгә бүленеп уйнады, беренче-икенче урыннарны яулаган командалар финалда призлы урыннар өчен көч сынашты. Турнир нәтиҗәләре буенча беренче урынны һәм күчмә кубокны Федоровское урта мәктәбе командасы яулады. Олы Кайбыч мәктәбе - икенче, Чүти мәктәбе өченче урында. Калган урыннар түбәндәгечә билгеләнде: Олы Подберезье, Иске Тәрбит, Олы Урсак һәм Хуҗа Хәсән.

    2004 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар командалары арасында турнир тагын да кискенрәк һәм кызыграк барды. Әлеге яшь категориясендә ун мәктәп командасы катнашты. Бу командалар да башта өч төркемгә бүленеп, соңыннан финалда иң көчлеләре призлы урыннар өчен көрәш алып барды. Очрашкан барлык көндәшләрен 1:0 исәбенә отып, шул ук вакытта үз капкаларына бер туп та керттермичә, Иске Чәчкаб төп мәктәбенең яшь футболчылары турнирның җиңүчесе һәм күчмә кубок иясе булды. Икенче- өченче урыннарны составында егетләр белән беррәттән ике кыз уйнаган Колаңгы һәм Мәлки төп мәктәпләре командалары яулады.

    Шул ук көнне Олы Кайбыч урта мәктәбе стадионында гомумбелем бирү мәктәп­ләренең 9 класска кадәрге егетләре 1500 метр арага йөгерде. Әлеге ярышта иң яхшы күрсәткеч белән Надеждино мәктәбе укучысы Константин Салатов җиңү яулады. Иске Тәрбит урта мәктәбеннән Владимир Сурнаев икенче күрсәткечкә иреште. Колаңгы төп мәктәбеннән Илназ Гарәфетдинов өченче урында.

    12 сентябрьдә җиңел атлетика буенча үткән ярышларның җиңүчеләрен һәм призерларын атап үтәбез: 1000 метрда кызлар арасында Федоровсое мәктәбеннән Алинә Ярханова һәм Полина Григорьевага тиңнәр булмады. Мәлки төп мәктәбеннән Диана Блинова өченче урынны яулады.

    Кызлар арасында ядрә ыргытуда Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Диана Вишнякова һәм Ләйлә Газизуллина иң көчлеләре булды. Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Алена Бартязова өченче урында.

    Егетләр арасында 1000 метр­га йөгерүдә Колаңгы төп мәктәбеннән Эмиль Биктаһиров иң яхшы күрсәткечкә иреште. Олы Кайбыч мәктәбеннән Роман Пашанин икенче, Колаңгы төп мәктәбеннән Илназ Гарәфетдинов өченче урынны алды.

    Җиңел атлетика буенча командалар арасында Олы Кайбыч урта мәктәбе командасы беренче урынны һәм күчмә кубок яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Федоровское урта һәм Колаңгы төп мәктәпләре бүлеште.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: