Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта узган волейбол ярышында кайсы район командасы җиңде?

    Соңгы елларда районыбызда спортны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Олы Кайбычта күптән түгел ачылган спорт комплексы яшьләргә спортның төрле төрләре буенча шөгыльләнү мөмкинлеге бирә. Узган якшәмбедә "Салават күпере" спорт комплексында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, ир-егетләр командалары арасында волейбол буенча ярыш үткәрелде.

    Бу ярышта район авылларыннан җиде команда катнашты. Ике тапкыр җиңелү системасы буенча ярымфиналга чыгучыларны билгеләделәр. Беренче булып, ярымфинал уеннарында Кече Мәме һәм Мәлки авыл җирлекләре командалары очрашты. Нәтиҗәдә, уен мәлкилеләр файдасына 2:0 исәбенә төгәлләнде. Ярымфинал уеннарында икенче булып Иске Чәчкаб - Иске Тәрбит командалары үзара көч сынашты. Берничә ел инде төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнашып призлы урыннар яулаган Иске Тәрбит авыл җирлеге командасы 2:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

    Турнирда өченче урын өчен Кече Мәме һәм Иске Чәчкаб авыллары командалары көрәш алып барды. Бу уенда Иске Чәчкаб командасы көчлерәк булды һәм турнирда өченче урынны яулады.

    Финалда Мәлки һәм Иске Тәрбит авыллары командалары күчмә кубок өчен көрәш алып барды. Кискен көрәш барышында Иске Тәрбит авылы командасы 2:0 исәбе белән җиңү яулап, күчмә кубокка һәм беренче дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Мәлкилеләр икенче, Иске Чәчкаб командасы өченче урында.

    - Әлеге турнир беренчедән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланса, икенчедән райондагы иң көчле командаларны, уенчыларны ачыклыйбыз. Өченчедән, авыл яшьләрен сәламәт яшәү рәвешенә тартабыз, аларның буш вакытын файдалы үткәрүне оештырабыз. Безгә бүләк ителгән әлеге спорт комплексын тулы көченә файдаланыйк, - диде район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярышта җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: