Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта яшәүче хезмәт ветераны Ләбибә Шәмсетдинова әнисенең хәлен аңлаган

    "Кайбыч таңнары" газетасында әниләр турында языгыз, дигәнне укыгач, күптән мәрхүм булган газизем турында язарга булдым. Дөрестән дә, аларның асылын үзең әни булгач кына аңлыйсың икән.

    Менә әни дә, әби дә булдым һәм карт әби дә. Хәзер менә барысын да беләм. Әниемнең тормыш юлы узган гасырның иң авыр вакытларына туры килгән: Октябрь революциясе, колхозлашу чоры, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы авыр төзекләндерү еллары. Әнием 1910 елда элеккеге Кайбыч районының Сатмыш авылында урта хәлле, дингә нык бирелгән гаиләдә туган. Колхозлашу чорында колхозга кермәгән өчен атларын, сыерларын, өйнең бер өлешен һәм капкаларын тартып алганнар. Ә әнисе ягыннан булган бабасы Әфләхун, ике катлы йортта яшәп, өен мәдрәсә итеп тоткан һәм шәкертләрне бушлай укытканы өчен, кулакларны сөргән чорда аларга тимәгәннәр. Әнием гарәпчә дә, латинча да укый-яза белә иде. Соңыннан кириллицаны да үзләштерде. Аны Мүшки авылына хатын-кызларны укытырга җибәрергә теләгәннәр. Әмма, кыз баланы читкә чыгарып җибәрергә ярамый дип, кире уйлаганнар. Әти-әнием, 60 ел бергә яшәп, алты бала табып үстерделәр. Өчебез сугышка кадәр туса, калганнарыбыз - сугыштан соң. Шөкер, үзләрен бакыйлыкка алтыбыз бергә озата алдык.

    Әнием - киң күңелле, сабыр холыклы, ә әтием тиз ярсып китүчән иде. Сабырлыгы белән аның кызулыгын басып, гаиләне таркатмыйча, тату һәм бердәм булып яшәп, безне тәрбияләп үстерделәр. Әниебез авылда абруйлы кеше иде. Аңа "сер сандыгы" дияләр иде. Аның янына киленнәр дә, өлкәннәр дә моң-зарларын сөйләргә киләләр, хәлләрен уртаклашалар. Ул аларга акыллы киңәшләр бирде, сабырлыкка өндәде. Кемдер рәнҗетсә дә, авыр сүз әйтсә дә, яманлык эшләмәде.

    Әни янында үскән вакыт сугыш чорына туры килде. Әнием ул елларда ирләр хезмәтен үтәде. 1941 елда, Иске Чәчкаб авылы янына аягына чабата киеп, бер яшьлек имчәк баласын карт әбиемә калдырып, 30 чакрым ераклыкка окоп казырга йөрде. Колхозда үгез җигеп, җир сөрде, ашлык ташыды, зур иләкләр белән ашлыкны или-чистарта иде. Кырда ашлык өлгергәч, әнием игеннәрне урак белән дә урды, чалгы белән дә чапты. Шул чабылган игенне тырма белән сеңлем һәм миннән җыйдыртты. Уңыш начар була иде, барысын да фронтка озаттылар. Кесәгә салып бернәрсә дә алып кайтырга ярамый, моның өчен хөкемгә тарттылар. Әнкәем мәрхүм дә, башкалар кебек, чүпрәккә төйнәп биленә бер-ике уч ашлык яшереп кайта иде. Аны, кич белән керосин лампасы яктысында идән астына төшеп, кулдан ясалган тегермәндә тарттырып, умач пешереп ашатты. Шундый авыр вакытларда ул биш җанны (карт әби, өч бала һәм үзе) ачтан үтермәде. Әтием сугышка киткәндә ике олы абыйсы авылда калып: берсе тимерче, бер кибетче булып эшләсә дә, әнием йомшак күңелле булгангадыр инде, әбием безнең янда яшәде. Җилкәсенә күтәреп тә, ике тәгәрмәчле арбага төяп тә, терлек азыгы ташып, мал-туар асрады. Кул эшенә дә вакыт тапты. Керосин лампасы яктысында төнлә йон эрләде, оекбаш, бияләйләр бәйләде, кием-салым текте. Сеңлем белән мәктәпкә йөри башлагач, безне контрольдә тотты. Дәрес хәзерләтмичә йокларга яткырмады. Шул арада әкиятләр сөйләп, бәет-мөнәҗәтләр дә көйләп, безне ял иттереп ала иде. «Сак-сок» бәетен көйләгәндә елап та җибәрә иде, аңа карап, без дә кушылабыз. Тавышлана башласак, мине рәнҗетмәгез, сак-сок кебек булырсыз, дип куркыта иде.

    Әнкәем балаларымны карашырга да булышты. Алар аны бик яраталар иде, хәзер дә сагынып искә алалар. «Дәү әни бик сабыр иде, син аңа охшамагансың» - дип, мине шелтәләп тә куялар.

    Җитәр-җитмәс ашап, тугыз ай карынында йөртеп, ачы тулгак белән тудырып, ике яшькә кадәр күкрәк сөтен имезеп, төн йокыларын ничәшәр мәртәбә өзеп, бала тәрбияләгән аналарны хөрмәтләп, сөекле Пәйгәмбәребез: «Җәннәт аналарның аяк астында» - дигән бит. Үсеп җиткәч, төрлебез төрле якларга таралыштык. Әти-әни янында энебез белән килен калды һәм яхшы гына тәрбия кылдылар. Хәлдән килгәнчә без дә ярдәм иттек. Аларны күрергә кайткач, озата башласа, әни елый башлый. Нигә елыйсың, без исән бит дигәч: «Үзегез әни булгач белерсез. Мин, бер төндә барыгызны да уйлап, күңелем белән яннарыгызда йөреп кайтам бит», дия торган иде.

    Хәзер барысын да аңлыйм инде. Мин ике генә бала үстердем шул. Барлык авырлыкларга да чыдаган, ирләре хыянәт иткән вакытта да балаларын ташламаган, балалар йортына тапшырмаган, асрауга бирмәгән, сатмаган аналарга - Дан!

    Сәрхүшләнеп, эшләргә иренеп, баласын тәрбияләмичә, ана рәхәтен күрсәтмичә, ташлап, ятим калдырган әниләр безнең аналардан үрнәк алсыннар, картлык көннәрен уйласыннар иде.

    Безне әтиебез белән бергә икәү тәрбияләп үстерделәр. Әтиебез дә хезмәт яратты: итек басты, балта остасы да, тимерче дә иде. Мәрхүм әти-әниләребезнең, әби-бабайларыбызның урыннары җәннәттә булсын, дип дога кылабыз.

    Мин, җиденче классны бетергәч, Казан педучилищесына укырга киттем. Тормыш авыр, акча юк. Укырга кердем. Керә алгач, укытасы иде дип, миңа ярдәм итү юлын эзлиләр. Әнкәем сөт-катык, май, ит һәм йомырка алып, яныма килеп җитә иде. Йомырканы тирә-күршедән дә җыеп, зур чемодан белән колхоз базарына алып килеп сата һәм миңа акча калдырып китә иде. Ул вакыт йөрергә автобус та, машиналар да юк. Авылдан 4-5 чакрым ераклыктагы станциягә я - ат, я кечкенә арба белән кемдер озатып куя иде.

    Без биш кыз һәм бер ир бала үстек. Хәзер алты бала үстергән гаилә нинди мактаулы! Ә безнекеләргә андый бәхет тәтемәде. Биш кыз тәрбияләү җиңел булмагандыр әни-бәгъремә. Биш кызның чәчен-башын юасы, тарыйсы, үрәсе.... Бетләгән чаклар да булгандыр инде. Кием-салымны юасы да ансат булмаган, кул белән уып, җәен, кышын елгада чайкадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: