Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычта яшәүче Илһам Хөснетдинов һәм Рафис Галәветдинов интеллектуаль уенда катнашты. Кем җиңгән?

    Район балалар китапханәсендә "Туган телеңне беләсеңме?"

    музыкаль-интеллектуаль уены үткәрелде. Анда Олы Кайбычта яшәүче Илһам Хөснетдинов һәм Рафис Галәветдинов катнашты. Тел байлыгын үстерү, сөйләмне матур яңгырашлы, аһәңле һәм чиста итү максаты белән үткәрелгән уенны Олы Кайбыч мәктәбенең 6 класс укучылары, аларның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина тамаша кылды. Илһам Хөснетдинов һәм Рафис Галәветдинов сорауларга җавап бирде, татар телендәге сүзләрне русчага һәм рус сүзләрен татарчага тәрҗемә итте, татар халык мәкальләрен дәвам итте, яңгыраган җырларның исемнәрен атады. Алар белмәгән сорауларга укучылар да җавап бирде. Алып баручылар, китапханә хезмәткәрләре Алия Хәмидуллина белән Гөлфинур Гомәрова алар өчен махсус сораулар яңгыратты. Ул сорауларга иң күп җавап биргән Инсаф Низаметдинов махсус бүләккә лаек булды. Бераз гына аерма белән интеллектуаль уенда Илһам Хөснетдинов җиңде. Очрашу "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды. Анда катнашкан һәркемгә шигырьләр китабы бүләк иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: