Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Олы Кайбычтагы “Әкият” балалар курчак театры зур җиңү белән кайтты

    Татарстанда балалар һәм яшүсмерләрнең театр һәм курчак театры үзешчән коллективлары арасында игълан ителгән "Иделкәем" фестивале төгәлләнде. Аннан Олы Кайбычтагы "Әкият" балалар курчак театры зур җиңү белән кайтты: өч дәрәҗәдәге лауреат булып танылдылар. Венера Сафиуллина җитәкчелегендәге әлеге курчак театры анда балалар язучысы Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Спектакльдә катнашкан...

    Балаларда сәнгатькә мәхәббәт уяту, яшь буынга рухи һәм әхлак тәрбиясе бирү, талантлы коллективларны барлау максатындагы әлеге фес­тиваль башта җиде зонада узды. Безнең коллектив сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясады һәм республика турына узды. Казанда республиканың 11 шәһәр-районыннан килгән коллективлар спектакль күрсәтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: